Уңганнарны мактыйбыз. Бозау үстерү осталары. Һәркемнең күңеленә яткан хезмәте була. (Бураевский район)

«Урожай» хуҗалыгының Борай товарлыклы-сөтчелек фермасында көч салучы терлекчеләр өчен мал карау, аларны ашату, эчерү. Биредә үстерү төркеменә күчерелгән бозауларны ирле-хатынлы Фәрия Туктамышева белән Радис Гыйбадуллин, Рәүмәнә Габбасова яхшы карый. Улакларга салынган ясалма сөт, солы кушылган фураж онының бөртеге, тамчысы да калмый.

Гыйбадуллиннар күрше Тугай авылыннан ат белән йөреп эшли. Аларның бу хуҗалык әгьзасы булуларына да дистә ел үтеп бара. Ел мизгеленең кырыс вакытларында да алар хезмәтләренә сүз тидерми, бозаулары һәрвакыт караулы. Атларын җигеп килеп җитәрләр, печәнен, сенажын төяп кертерләр, асларын тазартырлар. Әлеге бозаулар абзары моннан берничә дистә еллар элек салынган. Ул чорда абзар эченә трактор керү исәптә булмаган, шул сәбәпле биредәге бар хезмәтләр дә ат ярдәмендә кул көче белән генә башкарыла. Шулай да терлекчеләрнең фидакарь тырышлыгы белән 140 баш тана һәм үгез бозаулардан планлаштырылганча артымы алына.

Рәсемдә: бозау караучылар Рәүмәнә Габбасова, Радис Гыйбадуллин, Фәрия Туктамышева.

Рәүф Шаматов.  

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей