Уңганнар гына фермер була (Бураевский район)

Чишмә-Борай авылыннан Фируза һәм Илшат Хәлиловлар – районда терлекчелек белән ныклап  шөгыльләнүче фермерлар. Һәркайсының уңышка ирешү серләре, үз юлы бар.
Сүзне без иң элек Илшат Хәлиловтан башладык.
– 2009 елда элеккеге «Восток» колхозының МТМ бинасын сатып алып үз эшемне ачып җибәрдем. Тәүдә кош-корт асрадык, аннан җир, көтүлек, печәнлекләр сатып алып, үз көчем белән крестьян-фермер хуҗалыгы төзедем. Эшне оештырып башлап җибәрү бик авыр булса да, тырыштык, бирешмәдек. Акрынлап аякка бастык, ун ел хезмәтемне салгач, тормыш иптәшем Фируза үзенә крестьян-фермер хуҗалыгы төзеп, «Агростартап» программасы нигезендә егерме ике баш мөгезле эре терлек алды. Бу – герефорд  ит токымлы маллар. Грант акчасына  техника базасын яңарттык. Бүгенге көндә хуҗалыкта 70 баш эре терлек асрала. Зур акча артыннан кумыйбыз. Минем өчен әлеге эшем, кәсеп итү белән бергә, мавыктыргыч, күңелгә ятышлы шөгыль дә әле, – диде җитәкче шат елмаеп абзарда торган  малларына карап.
Моның шулай икәненә мал сараена кергәч тә инанасың. Хуҗа кеше дәү гәүдәле, симез үгезләрен назлап кына муеннарыннан коча, сыйпап, сөйләшеп куя. Шома, көдрәләнеп торган сыртлы малкайлар да фермерга ныграк елыша. Тирә-якта чиста, коры, хайваннарга тиешле шартларның һәммәсе тудырылган. Сарай янында гына киләчәктә яңа бина төзергә өметләнәләр.
Терлекчелек белән шөгыльләнү җиңел, чыгымсыз эш түгел. Малларны азык белән тәэмин итеп тору да фермерларга авырга төшә. Ашлык, печән кыйммәт. 
– Без печәнне, фуражны сатып алмыйбыз. Барысын да үзебез үстерәбез, җыябыз. Моның өчен хуҗалыкта бөтен техника да бар. Комбайннар, тракторлар, культиваторлар, чәчкечләр һәммәсе дә төзек, эшкә әзер тора, – дип сүзен тәмамлады Илшат. Әйе, хуҗалыкта рационга бай мал азыгы запас белән әзерләнгән.  
– Бозауларны тиешенчә ашатырга тырышабыз. Рационда – арпа, солы, люцерна, печән һәм башка кирәкле матдәләр. Кеше хәзер энәсеннән җебенә кадәр тикшереп-белеп тора. Итне дә белеп ала, – дип сүзен дәвам итте Фируза Хәлилова. – Сатып алучыларыбызның кайберләре малны суйганчы, килеп, аның нинди шартларда асралуын, нәрсәләр ашатуыбызны карап китәләр. Без исә көчебезне кызганмыйбыз. Тиешенчә карап, ашатып кына торабыз. Малны никадәр яхшы тәрбияләсәң, керемне дә шулкадәр аласың, – диде ул.  Хәлиловлар районның мәктәп һәм балалар бакчасында тәрбияләнүче киләчәк буынны сыйфатлы ит белән тәэмин итәләр. Шуңа да алар малларны  хәләл итеп үстерүне хуп күрәләр. Агымдагы елда хуҗалык җитәкчесе Фируза Хәлилова Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасына һәм акчалата бүләгенә ия булды. Район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге җитәкчесе Илвир Нурмөхәмәтовка һәм белгечләренә зур рәхмәтле Фируза ханым. Чөнки шушы тармакта зур уңышларга ирешүендә  аларның киңәшләре һәм ярдәме зур булуына басым ясады фермер хуҗалыгы җитәкчесе.
Фермерлык белән шөгыльләнүчеләр районның тоткасы дисәм, ялгыш булмас. Таркалып, бушап калган авыл фермаларын төзекләндереп, яңаларын төзеп, терлек асраучы фермерлар гади эшкуарлар  гына түгел, авыл тормышына яңа сулыш, эш бирүчеләр.
Әлбәттә, фермер булу, үз хуҗалыгыңны тоту авыр, тынгысыз һәм чыгымлы хезмәт. Шулай да, тырышып, күптөрле авырлыкларны хәл итә-итә эшләүчеләргә сокланмый мөмкин түгел. Крестьян-фермер хуҗалыклары җитештерелгән сыйфатлы авыл хуҗалыгы продукциясен авыл, район халкы гына түгел, шәһәрдә яшәүчеләр дә яратып, көтеп алалар. Фермерларның ярдәме белән авыл хуҗалыгы тармагы үсеп китәр, ныгыр дияргә нигез бар. 

Гөлназ Хуҗина.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей