Уңганлыгы белән данлы алар

Нуриман районында яшәүче Нәфыйковлар киң колачлы малтабарлык эшчәнлеге җәелдергән.

Авыл җирендә эш юк дисәк тә, тырышлар кайда да җитеш тормышта яши алуына еш кына шаһит булабыз. Чыннан да, үз эшен ачып, уңышлы гына кече бизнес белән шөгыльләнүчеләр арада җитәрлек. Нуриман районының Яңа Күл авылында яшәүче Илдар белән Азалия дә нәкъ шундыйлар.

Илдар 1986 елда Уфада туган һәм биредә мәктәпне тәмамлап, автомеханик һөнәрен үзләштергән. 1992 елгы Азалия дә — башкала кызы. Ул банк хезмәткәре белгечлегенә укыган. Яшь-ләр бик матур гаилә кора, уллары Дамир белән Та-һир­га гомер бүләк итә. Әмма икесенең дә күңеле авыл тормышына тартыла. Берникадәр шәһәрдә яшә-гәннән соң, Нуриман районында өй төзеп, шунда яшәргә күчә алар. Авыл тормышы аларны җәлеп итсә дә, биредә яшьләр эш таба алмый. Әмма Нәфыйковлар авырлыклар алдында баш ия торганнардан түгел. Тәүдә алар сыер маллары үрче­тергә карар итә. Тирә-яктагы фермерлар белән аралаша, тәҗрибә туплый. Әмма кошчылык белән шөгыль­ләнү теләге барыннан да өстен була. Җит­мәсә, районда күпләп кош-корт асраучы да юк. — 2017 елда инкубатор сатып алып, каз бәбкәләре чыгардык. Тәүдә бәбкә­ләрне, казларны сатсак, декабрьдә итен сәүдәгә чыгардык. Ул елда гына 300 каз сатуга ирештек.
Быел исә 100 казны кыш чыгардык. Озакламый алар йомырка сала башлаячак. Безне янә зур эшләр көтә, — дип елмая Азалия Хәләф кызы.
Былтыр гаилә тулысынча үз көче белән казлар өчен махсус сарай төзегән. Моннан тыш, алар якындагы 3 гектар җирне арендага алып, киртәләп алган. Җәен казларга канат ныгытырга да, үлән чүпләргә дә мөм­кинлек булачак.
Азалия белдерүенчә, казларга азыкны да алар читтән сатып алмый. Үз тракторлары белән арендага 11 гектар җир алып, шуны эшкәртеп, бодай, арпа үстерә. Монда инде Илдарның уңганлыгына, тырышлыгына сокланмый мөмкин түгел. Иртәдән кичкә кадәр басу эше белән шөгыльләнгән гаилә башлыгы, тормыш иптәшенә казлар үстерүдә дә һәр­вакыт ярдәм итә.
— Әлеге эш белән ирем белән икәү генә шөгыль-ләнәбез. Җәен, әлбәттә, әти-әни дә кулларыннан килгәнчә ярдәм итә. Каз үстереп сатуны бик катлаулы эш дип әйтмәс идем, теләк булганда һәр эшне дә җиренә җиткереп башкарырга була. Киләчәктә без дә хуҗалыкны зурайтырга планлаштырабыз. “Тырышкан — ташка кадак каккан”, диләр бит, — ди хуҗабикә.
10 ел бергә яшәүче Нәфыйковлар гаиләсенең тырышлыгына, бер-берсенә булган ихтирамына, хөр-мәтенә күпләр соклана. Ике малайга матур үрнәк күр-сәтеп, аларны эш сөяргә өйрәтүче бу күркәм гаиләгә киләчәктә эшләрендә уңыш­лар, гаиләләренә иминлек телибез.

Гөлия Гәрәева.

по материалам газеты "Кызыл тан"

Фото А. Цыбульской

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей