Уңган бакчачылар ярминкәсе (Бураевский район)

Районыбыз уңганнарын барлау, һәвәскәр бакчачыларның яшелчә-җимеш, гөлләр үстерүдәге уңышлары белән якташларыбызны таныштыру максатыннан икенче ел инде район китапханәсе “Сөмбелә” һәм “Көзге ярминкә” бәйрәмен берләштереп, зур чара итеп үткәрә.

Бирегә һәр китапханәче үз авылының уңган бакчачысын алып килгән иде. Яңа Бикмәт китапханәчесе Айсылу Нурмөхәмәтова авыл булдыклылары арасыннан Зарима Галиеваны сайлап алган. Лаеклы ялга чыкканчы математика укытучысы булып эшләгән Зарима апаның ярминкәгә алып килгән товарларыннан күзләр камашты. Төрле гөл-чәчәк орлык-үсентесе, җимеш-җиләк, яшелчәләре аның үзенчәлекле һәм ят сортлардан гыйбарәт иде. Ярминкәгә килүчеләр аларның өстәле яныннан китмәде диярлек. Үз бакчасында үскән эре сортлы кара бөрлегәннән ясалган мармелад, желе һәм сусыл җимешләрдән барысын да авыз иттерде. Эре сортлы кура җиләге үсентесен 50 сум, ә кара бөрлегәннекен – 150 сум белән бәйрәмгә килүчеләр күз ачып йомган арада өләшеп алып та бетерде. Бу һәвәскәр бакчачының ачык орлыклы (голосемянная) кабаклары, уңдырышлы бәрәңгеләре, зебрасыман помидорлары һәм карар күзгә ят булган гөлләрен тәрбияләү серләре турындагы чыгышын райондашларыбыз бирелеп тыңлады. Карабай, Каенлык китапханәчеләре Зинфира Нәсибуллина һәм Рина Әхтәриеваның сәүдә ноктасындагы төрле декоратив кабак-патиссоннары формалары белән сокландырды. Иске Тазлар авылы китапханәчесе Әнибә Шафыйкова авыл уңганнары белән бергә җыеп, үзе ясаган иван-чәйнең ике сортын тәкъдим итте. Җиләк-җимеш каклары, кәҗә сөтеннән ясалган эремчекләре дә сатып алучыны гаҗәпләндереп, үзенә җәлеп итәрлек булды. Таңатардан Лилия Арсланова каймак, мәтрүшкә, алмалар алып килеп сатты. Борайдан Илида Муллагалиева күптөрле чәчәк суганчыклары һәм орлыклары белән сәүдә итте. Оста бакчачының товары ярминкә башланганда ук сатылып бетте дияргә була. Ваныштан килгән Фларида Мусинаның  кабактан ясалган эшләнмәсе дә кызыктырды. Беренче балалар бакчасы коллективының сәүдә урыны да матур итеп бизәлгән, үзләре үстергән чәчәкләр, яшелчәләр белән тулыландырылган иде. Кечкенә “сәүдәгәр” егет-кызлары, килешле көз-сылу костюмындагы үзләренең Сөмбеләләре (Азалия Мусина) дә ярминкәгә килгән. Алар көзге уңыш турындагы шигырьләрен сөйләде.

Китапханә алдында оештырылган “Чәчәк үстерүче” түгәрәге җитәкчесе Ленара Яхина файдалы киңәшләре белән бирегә килүчеләр алдында чыгыш ясады. Үзе үстергән орлыкларны бәйрәмгә килүчеләрнең һәрберсенә өләшеп йөрде уңган бакчачы.

Көзге күңелле чараны оста итеп Диларә Нурова алып барды. Сөмбелә образын Айсылу Карамова, авыл уңганы Шәмсениса апа ролен – Зөлфирә Муллаярова тудырды. Район үзешчәннәренең концерт номерлары белән чара тулыландырылып, тагын да ямьләнде.

 

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей