Умарталык алып бара беләсезме? (Бураевский район)

1. Умарталык авыл биләмәсе администрациясендә һәм ветеринария хезмәтендә мәҗбүри теркәлергә тиеш.

2. Умарталыкның ветеринария-санитария паспорты (санитар торышы, үткәрелгән профилактик чаралар һәм кортларның диагностик тикшеренүләре турында билгеләр) булуы ихтимал, шул исәптән Башкортстан Республикасы субъекты эчендә – Ф-4, чикләргә чыкканда Ф-1 формасы буенча булырга тиеш.

3. Җир участогын яки урман фонды җирләрен арендага алу килешүе булу.

4. Басуларны агулы матдәләр белән эшкәртү турында үз вакытында хәбәр итү максатында авыл биләмәләре администрацияләренең, ветеринария хезмәтенең телефон номерлары булырга тиеш.

5. Хуҗалык җитәкчесенә, хуҗалыкның һәм муниципаль районның агрономия һәм ветеринария хезмәтенә, шулай ук умарталыкны оештыру турында авыл җирлеге администрациясенә үз вакытында хәбәр итүне тәэмин итәргә.

6. Хуҗалыкларны үсемлекләрне саклау чаралары белән эшкәртү турында кисәткәннән соң күчмә умарталыкларда кортларның үлүенә юл куймау буенча барлык чараларны да вакытында күрергә кирәк:

умартаны хәвефсез урынга (5-7 километр ераклыкка) чыгарып, препаратның куркынычлык классы белән билгеләнгән вакытка кортларны бер урында изоляцияләү зарур, шул ук вакытта бу җирлектә кабул ителгән нормаларга карата һава температурасы төшкәндә һәм дымлылыгы артканда, шулай ук эшкәртү үткәрелгән теплицаларда бал кортларын тоткан очракта изоляция сроклары 1-2 көнгә арттырыла. Үсемлекләрнең детоксикация вакыты узганнан соң 1-2 корт умартасы авызын ачалар һәм әгәр дә 2-3 сәгатьтән соң бал кортларында токсикоз билгеләре күренмәсә, башка умарталарны да ачалар.

Бал кортларының изоляциясен пестицид кулланганчы бер тәүлек кала үткәрергә кирәк, оядан җылыткычны алалар, буш кәрәзләр белән киңәйтәләр, магазин белән тулыландыралар, өстенә чүпрәк салынган челтәр белән каплыйлар һәм капкач куялар. Кичтән яки иртә таңнан умарта авызлары тулысынча ябыла, челтәр өстеннән чүпрәге алына. Эсседә җил искән яктан умарталарның түбәсен 1,5-2 см күтәртеп, өстенә үлән, чыбык салалар, төнгә умарта авызларын тулысынча ачалар. Суны чылатып бирәләр яки кәрәзгә салалар. Тәүлеккә 1,5 литрга кадәр су кирәк.

Агулы үсемлекләр эшкәртелүгә яки күпләп чәчәк атуга 1-2 көн кала умарталарны умарталык чикләрендә яңа урыннарга күчерәләр. Бушаган терәүләргә пакетлы тартмалар яки кәрәзле һәм читлектәге аналы умарта утырталар. Очучы бал кортларын җыйганнан соң, анасын читлектән чыгаралар. Ә пакет һәм умарталарны 2-3 тәүлек салкын урынга алып куялар. Кортларның төп гаиләләренә һәм очучы кортлы пакетларга 0,5-1,0 кг баллы-шикәрле камыр яки 0,5-2 литр шикәрле сироп бирәләр. Төп гаиләләрнең ояларын кыскарталар һәм җылыталар.

Умарта кортларын агуланудан саклап калу өчен бер көн эчендә түбәндәгеләрне эшләргә кирәк:

иртә таңнан корт гаиләләрен су белән тәэмин итәргә, аннан соң барлык умарталарның авызларын да кечкенә йомшак салам, үлән яисә печән бәйләме белән капларга кирәк. Аларны көн эчендә су белән чылатып торырга, кибәргә тиеш түгелләр. Бал кортлары умартадан әз-әзләп очалар, шуңа күрә аларның күбесе агуланмыйлар.

Бал кортларын изоляцияләгәннән соң, умартага очраклы рәвештә пестицидлар эләксә, умарталарны тыштан сабынлы су белән юарга кирәк.

Ничек агулануның

дәлилләрен  җыярга

Җәмәгать һәм шәхси умарталыклар умартачылары корт гаиләләренең авыруы яисә һәлак булуы турында кичекмәстән районның ветеринария хезмәтенә хәбәр итәргә тиеш. Пробаларын (бал кортлары үләксәләре, суыртылган яки печатьләнмәгән бал һәм бал икмәген, бал кортлары оча торган участоктан яшел массасын) сайлап алып төреп куярга. Сайлап алынган материалны беренче ике тәүлек эчендә лабораториягә җибәрергә. Проба җибәрүдә кыенлыклар туса, аны суыткычта яки базда, әмма 5-7 тәүлектән артык түгел сакларга.

Авыл хуҗалыгы җитештерүчегә белешмәлек

Башкортстан Республикасы территориясенде бал кортлары агулануны кисәтү максатларында умартачылыклары пестицидлар белән эш итү урыныннан 5-7 км радиуста урнашкан умартачыларга алдан хәбәр итәргә.

Эшкәртү үткәрү турында хәбәр итү бал кортлары өчен пестицидның куркынычлык классын һәм эшкәртү датасын күрсәтеп, 3 көннән дә соңга калмыйча, массакүләм мәгълүмат чаралары аша үткәрелергә тиеш.

Пестицидлар һәм агрохимикатлар белән хәвефсез эш итү өлкәсендә Русия Федерациясе законнарын бозуга юл куйган затлар җаваплылыкка тарттырыла.

Юлия Гарипова,

район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге баш белгече.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей