Умартачылар династиясе дәвам итә

Даутлар авылында яшәүче  Шакировларда умартачы һөнәре буыннан-буынга күчеп килә. Гаилә башлыгы Риф Лотфулла улы үзе исән чакта барлык балаларын да әлеге кирәкле кәсепкә өйрәтеп куйган иде. Һәрберсе үзенең шәхси ихатасында күпләп бал кортлары үрчеткән бертуганнар бу авылның хөрмәтле кешеләре дә. Биш абыйлы-энеле Шакировлар эшне дә күмәкләп башкара.

Фларис – гаиләдә икенче бала. Ул түбән сыйныфларда укыганда ук “Мир” колхозы умарталыгында көч салучы әтисенә ярдәмләшә башлаган иде инде. Аннары, урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, туган колхозында байтак еллар водитель булып эшләде. Соңрак әтисе лаеклы ялга чыкканда умарталыктагы хезмәтләрне үз иңенә й      өкләде.

Кызганчка каршы, алар кебек эшчәннәр дә колхозны саклап кала алмады. Фларис та тормыш иптәше Ания, балалары Фәйрүзә, Илнар, Әлфис белән  йорт яны бакчасында бал кортларын ишәйтеп, абзар тулы мөгезле эре терлек асрап, дөнья көтә башлады, акрынлап техникасын булдырды. МТЗ-82 тракторын алгач, авыл халкына техник ярдәм күрсәтте, бал җитештереп сатты, мал-туары да финанс средстволары туплауда этәргеч булды. Менә шулай эшли торгач, аңарда фермер булу теләге туды. Моннан сигез ел элек ул үзенең шәхси эшен ачты. Хәзер аның документлаштырылган сөренте җирләре, күпьеллык үләннәр чәчелгән печәнлекләре, көтүлекләре бар. Үткән елда “Гаилә фермасы” дип аталган дәүләт программасында катнашып, кире кайтарусыз финанс ярдәменә ия булды. Шушы акчага үзенекен дә кушып, яңа МТЗ-82 тракторы һәм ашлк ургыч машина, атлар сатып алды. Бүген дәрт беоәмлек техникасы, 22 баш аты белән колыны, ун баш мөгезле эре терлеге булган Фларис Риф улы – көчле генә хуҗалык башлыгы. Болардан тыш, 80 умартада бал кортларын карарга да өлгерәләр. Бу хатыны Ания һәм уллары Илнар белән Әлфис ярдәмендә башкарыла. Төпчеге әле мәктәп яшендә генә булса да, нечкә билләр карарга өйрәнгән, техникага да

-Киләчәктә умартачылыкны, фермерлык эшчәнлеген улларым дәвам итәр, туган авылыбызда тормышны тулыландырып, өлкән яшьтәгеләргә ярдәмләшер, дип ышанам, - ди Фларис Шакиров.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей