Умартачы дигән даны бар (Бураевский район)

Безнең районда, Борайда һәм авылларда умартачылык төп шөгыльләрдән исәпләнә. Нечкә билләрне якын итүчеләр аларны шәхси ихатадагы йорт яны бакчасында үрчетеп татлы ризыгын җитештерә. Кузбай авылында да мондый гаиләләр күп. Сәлүә белән Рәзәви Бикташевлар шундыйларның берсе. Тату гаилә үз көчләре белән таштан бик матур өй салган, абзар курасын төзегән.

-Бал кортлары карауның нечкәлекләрен без авылның өлкән умартачысы, хөрмәтле кешесе Зөфәр абый Гариповтан өйрәндек. Аның турыдын туры ярдәме белән йорт яны бакчабызны умарталар белән тутырып киләбез. Татлы ризык җыючыларга уңайлы шартлар булдырырга тырышабыз, бу эштә кирәкле хезмәт коралларын булдырдык, - дип сөйли Рәзәви. Ул әлеге вакытта читтә эшләп йөри, кыска гына ял көннәрендә зур эшләр башкарып китә. Әле күптән түгел умарталардагы күләрне кышлату максатында аерым омшанник төзегән. Рәзәви Вәсигать улы инде хезмәт ветераны , Русиянең мактаулы нефтьчесе исемен йөртә.

Йорт хуҗабикәсе Сәлүә Кузбай авыл мәктәбендә озак еллар пионер вожатый булды. Әле ул сайлау комиссиясе әгъзасы да.  Элекке укытучы башка җәмәгать эшләрендә дә актив катнашып килә.

Бу гаиләдән үсеп инде үз тормышларын корган кызлары Юлия белән Гүзәл иптәшләре , балалары белән көндәлек мәшәкатьләрдә ярдәмләшергә, кунакка кайта.

Йорт җирләрен төзек тотып күп төрле чәчәкләр үстереп мал- туар, кош –корт һәм бал кортлары да караган бу гаиләгә сокланмый мөмкин түгел.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей