УМАРТАЧЫ ДИГӘН ДАНЫ БАР

УМАРТАЧЫ ДИГӘН ДАНЫ БАР

Нечкә билләрне якын итүчеләр аларны шәхси ихатадагы йорт яны бакчасында үрчетеп татлы ризыгын җитештерә. Тубэн Эүрез авылында мондый гаиләләр күп. Айгөл белэн Флюр Шәрәповлар - шундыйларның берсе. Тату гаилә үз көчләре белән таштан бик матур өй салган, абзар-курасын төзегән.
-Бал кортлары карауның нечкәлекләрен без авылның өлкән умартачыларыннан өйрәндек. Татлы ризык җыючыларга уңайлы шартлар булдырырга тырышабыз, бу эштә кирәкле хезмәт коралларын булдырдык, – дип сөйли гаилә башлыгы Флюр. Бу эшкэ ике кызын да, Алмазны да өйрәтте.
Йорт-җирләрен төзек тотып, күп төрле чәчәкләр үстереп, мал-туар, кош-корт һәм бал кортлары да караган бу гаиләгә сокланмый мөмкин түгел.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей