Умарта кортларыгыз һәлак булмасын

Авыл хуҗалыгы өчен кортларның үлүе җитди проблема булып тора, ул шул исәптән бөҗәкләр агрохимикатлар белән агулану аркасында да килеп чыга. Әмма үсемлекләрне чүп үләннәреннән һәм корткычлардан саклау өчен заманча препаратлар кулланмыйча гына нәтиҗәле үстерү мөмкин түгел. Умартачылыкка зыян китерми, үсемлекләрне саклау өлкәсендә заманча ысуллар кулланырга мөмкин. Умарта кортлары күпләп һәлак булганда умартачыларга кая мөрәҗәгать итәргә һәм басуларны пестицидлар белән эшкәртү алдыннан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре ничек  бергәләп эш итәргә тиешлеген карыйбыз.
Кирәкле документлар исемлеге 
Һәр умарталык авыл биләмәсе хакимиятендә яки ветеринария хезмәтендә теркәлергә тиеш. Умартачыларның идентификация номеры һәм умарталыкның ветеринария-санитария паспорты булырга тиеш, анда ел саен тиешле хезмәт умарта күчләренең саны һәм үткәрелгән тикшерү турында билге ясый. Шунда ук умарта авырулары буенча анализ нәтиҗәләре дә кертелә. Болар барысы да бәла булса һәм бал кортлары агуланса, алдагы гамәлләр өчен мөһим. Умартачы шулай ук билгеле бер хуҗалыкта умарталык урнаштырырга рөхсәт алырга тиеш (җир кишәрлеген яки урман фонды җирләрен арендалау килешүе булу). Умарталык урнашу урыны үзгәргән очракта авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесенә, агрономия һәм ветеринария хезмәтенә, муниципаль территориядәге урманчылыкка, шулай ук авыл биләмәсе хакимиятенә үз вакытында хәбәр итәргә кирәк.
Нәрсә эшләргә? 
Әгәр умартачы бал кортларының күпләп үлүен билгеләп үтсә, мөмкин кадәр тизрәк чаралар күрергә һәм барысын да дөрес итеп эшләргә кирәк. Моның өчен ветеринария хезмәтенә, полициягә, авыл биләмәсенә хәбәр итәргә кирәк. Әйтик, БР буенча Россельхознадзор Идарәсенә +7(347)248-56-00 телефоны буенча, ягъни БРның  Ветеринария Идарәсенә  8-800-77-55-828 бушлай кайнар линия номеры буенча хәбәр итәргә була. Җирле хакимияткә мөрәҗәгать итәргә һәм анда умарталыкны тикшерү өчен кичекмәстән комиссия төзү үтенече белән рәсми сорау язарга. Комиссиягә ветеринария табибы, район зоотехнигы, үсемлекләрне яклау буенча агроном яки хуҗалык агрономы, участок полициясе, хакимият вәкиле һәм үзе зыян күргән умартачы керергә тиеш. Югарыда аталган барлык затлардан комиссияне шунда ук җыю кыен булса, тикшерүне ветеринария табибы (ветфельдшер), администрация вәкиле һәм умартачы составында комиссия үткәрергә хокуклы.
Комиссия умарталыкны тикшерә һәм бал кортларының үлүен раслый торган акт төзи, моның ни өчен булуын ачыклый, фаразланган сәбәпне күрсәтә, зыян күләмен билгели, лабораториягә җибәрү өчен материал пробаларын ала. Пробалар җибәреләчәк лабораториянең пестицидларны тикшерү өчен җиһазлары һәм реактивлары булуы мөһим. Бу Россельхознадзорның референт лабораториясе, яисә аккредитациясе булган теләсә кайсы башка лаборатория булырга мөмкин. Бал кортларының йогышлы һәм вируслы авыруларын булдырмау өчен башкорт фәнни-җитештерү ветеринария лабораториясендә яки аның филиалларында пробаларны тикшерәләр. Полициягә мөрәҗәгать иткәндә, алар умарталыкны тикшереп, килеп туган хәлне теркәсен өчен, гариза язу мотлак. Тикшерү барышында вак-төяк нечкәлекләренә игътибар итәргә кирәк.
Алга таба боларның барысы да суд тикшерүендә кирәк булачак. Шулай ук кешеләрнең сәламәтлеген һәм әйләнә-тирә мохитне саклау белән шөгыльләнүче оешма – Роспотребнадзор, Россельхознадзор һәм Росприроднадзорның төбәк идарәсенә рәсми гариза язарга мөмкин. Гаризаларда килеп туган хәлләрне бәян итү, бал кортларын агулау – кеше сәламәтлегенә, табигатькә экологик зыян китерүгә куркыныч янау, хәлен ачыклауны сорый. 
Умарта кортларының үлүен ничек булдырмый калырга?
Беренчедән, экологик регламентны үтәргә. Үсемлекләрне кичен кояш баеганнан соң яки иртән кояш чыкканчы, җил тизлеге 1-2 метр секунд тизлегеннән  ким булганда агуларга мөмкин. Бу вакытта бал кортлары умарталарын саклау зонасы 4-5 километрдан артык булырга тиеш һәм  4-6 тәүлектән артык умарта кортлары очуын чикләргә кирәк. Аграрийлар туфрак яки культураны корткычлардан арындырыр алдыннан өч тәүлек эчендә умарталык хуҗаларына  радио, телевидение, гәзитләр, электрон чаралар һ.б. аша химик эшкәртү турында хәбәр итәргә, урынны (7 километр радиуста), эшкәртү вакытын һәм ысулын күрсәтергә тиеш. Алар шулай ук нинди агулы химикат кулланылачагы турында да сөйләргә тиеш. Эшкәртелә торган кишәрлек тирәсендә бер-берсеннән турыдан-туры күренеш чикләрендә, кулланыла торган пестицидның атамасын, аның куркыныч классын күрсәтеп, шулай ук эшкәртү башланганчыга кадәр өч тапкыр кисәтү табличкалары урнаштырылырга тиеш. Шулай ук бал кортлары очкан һәм чәчәк серкәсе җыйганда фермерларга үсемлекләрне эшкәртергә рөхсәт ителми.
Моннан тыш, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә лицензиясе булган махсус оешма пестицидлар өчен кулланылган савытларны җыюны, утильләштерүне, чыгаруны оештырырга кирәк. Монда бушлай мәгълүмати һәм консультация ярдәмен БР буенча Россельхозүзәк филиалы ярдәм итә. “Агрохимикатлар пестицидларын саклауга, куллануга һәм транспортлауга гигиеник таләпләр” 1.2.1077-01 СанПИН нигезендә кулланыла торган пестицидларны саклау хәвефсез. Пестицидлар һәм агрохимикатлар белән эш итү өлкәсендә Русия Федерациясе законнарын бозуга юл куймаска кирәк. 
Альфред Зарипов, 
БР буенча Россельхознадзорның идарәсенең эчке ветеринария күзәтчелеге бүлеге 
дәүләт инспекторы.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей