Ул еллар мәңге онытылмас (Бураевский район)

Алтыбай авылында яшәүче Фәүзия әби Нуриәхмәтова  кебек кешеләр сирәктер. Гадилеге, тормыш ваклыкларыннан өстен, бар нәрсәдән канәгать була белү, һәр кешене тигез күрүе белән аерылып тора ул.Тормышта нинди генә хәлләр белән очрашса да, Фәүзия әбидән беркайчан да зарлану, уфтану  сүзләрен ишетмәссең.

Гаиләдә алты бала була алар. Ул өченчесе булып туа. Сугыш чыккан елны укырга керә. Әтисе сугышка китә. Укырга бик йөри алмый, әнисе белән бергә көлтә ташу, чүмәлә өю, башак җыю эшләренә чыга. Бала чагын искә төшереп:

– Әни өйдә бәләкәй бала белән калдырды. Үзе орлыкка эшкә китте. Флидә елый. Көне-төне селкетеп чыктым. Кулларымның ушлары бетте, арыдым. Икенче көнне, үзем бардым әни урынына, бала караудан качып, – ди ул берчә елмаеп, берчә моңаеп.

Урман эшләре дә читләп узмый аны. Яшь кенә булса да, Караидел якларына бер кышка  урман кисәргә бара. Казанцевога орлыкка да йөри. Бер җәйдә сигез тапкыр барырга туры килгәне дә була.

 – Җәй. Бикмәт юлыннан барабыз. Эссе көн. Арыдым. Ул вакытта укучы гына бала мин. Юл уртасына чыктым да:  “Бүтәнчә атламыйм, арыдым!”– дип утырдым. Бикмәткә кереп бер әбигә ятканмын да йоклаганмын. Шул тәмле  йокы әле дә исемдә. Икенче көнне ашатып, чәйләр эчереп җибәрде әби. Бер җәй сабан артында сабанны тотып йөрдем. Батмаска да, артык күтәрелергә дә тиеш түгел. Кая кушалар, шунда эшләдек инде, балам, – ди Фәүзия әби.

Олы йөрәкле, батыр, сабыр күңелле ул. Яшьтән үк мәрхәмәтлелеге белән аерылып торган. Фермага сыер саварга керә. Сөтен Таңатар авылына, үгезләр җигеп итә.

 – Ул вакытта  яшь булуым беләнме, ничек курыкмыйча йөргәнмен. Яңавыл якларына булышырга «әфтүл» маена утырып  бара идем. Аны бәләкәй бочкаларга салып алып кайта идек.

Менә шулай эшләр арасында кайнап йөрегәндә Алтыбай егете Мөдәрис белән таныша. Ул да урман кисеп, тракторда эшләп йөри. Аргышта бер кыш урман кисәләр бергәләп. Фәүзия Свердловский өлкәсенә эшкә урнашырга бара, паспорты булмагач,  алмыйлар, кире  туган авылына кайта. Мөдәрис кайт дип хатлар яза. Бәләкәй генә өйдә үзләренең язмышларын корып җибәрәләр. Тора-бара өй салып, балалар туа. Алты балага гомер бирәләр. Алар мәктәп тәмамлап, Уфа якларына юл тоталар.Укырга кереп, анда төпләнәләр дә. Тормыш иптәшенең якты дөньяларны ташлап китүенә дә 22 ел үткән. Бала кайгылары да кичерә ул. Кадерләп үстергән ике малаеның – Рәфис белән Марсельның  гомерләре кыска була шул.  Бүген әбекәй тормыштан канәгать булып, балаларына, оныкларына  куанып яши.                                                           Җәйге вакытларда бакча тулы чәчәкләр үстерергә, карарга да ярата әле ул. Фәүзия әби  үзенең йөзе кебек нурлы, җылы, чиста-пөхтә йортында, рәхмәтләрен әйтеп озатып калды.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей