УЛ БОРАЙ РАЙОНЫ БЕЛӘН БЕР ЯШЬЛЕ

Бөек Ватан сугышында катнашкан, авыр тыл хезмәтен үз җилкәсендә татыган ветераннарыбызның саны елдан-ел кими бара. Ул елларда эшләгән апаларны, балаларны хаклы рәвештә тыл батырлары дип әйтергә кирәк. Бигәнәй авылының герое исемен йөрткән Сәхип Майский урамында гөмер итүче Нәсхетдинова Фәһимә Нәсхетдин кызы да сугышның барлык авырлыкларын үз җилкәсендә татыган. Олы тормыш юлы үткән тыл ветераны Фәһимә апа хәтер сандыгындагы истәлекләре белән уртаклашты.
“Илебезгә фашист гаскәрләре аяк басканда миңа нибары 11 яшь була. Авылда төп эшче куллар булып балалар, яшүсмерләр кала. Мин 1930 елның 22 нче апрелендә Борай районы Бигәнәй авылында Нәсхетдин белән Фатиха гаиләсендә унберенче бала булып туганмын. Бугенге көндә мин генә исән.Өч ир туганымны сугыш яланында югалттым ,дүртенчесен үле хәбәре килгәннән соң исән-имин каршылау бәхетенә ирештем.Тормышыбыз авыр булды,авыр йөк безнең җилкәгә төшсә дә ,никадәр еллар болгавыр булмасын,бирешмәдек.Аллагашөкер, Бөек Җиңүне каршы аладык!!!",  дип сөйли ул.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей