Тюльпаннарда күңел җылысы
Авылда эш юк, диләр. Бу сүзләр белән бер дә килешмәс идем. Тырышкан табар, ташка кадак кагар диләрме әле? Нәкъ тә шулай! Шундыйларның берсе Борай авылында лалә чәчәкләре үстерү белән шөгыльләнүче Лилия Мөгәллимова. Декабрь аеннан мартка кадәр лалә үстерү белән мәшгуль ул.
–Мин үзем төбем белән Агыйдел кызы. Анда туып-үсеп, урта белем алып, Бөре медицина училищесына укырга кердем. Фармацевт һөнәренә укыдым, алган белемем буенча эшләдем. 2009 елда Борай авылы егете Рөстәмгә кияүгә чыктым. Алар элек-электән бакчачылык белән шөгыльләнүче, тирә-якта «Алмагач» питомнигы белән данлыклы Мөгаллимовлар. Мин аларга килен булып төшү белән акрынлап бакчачы эшенә, чәчәкләр үстерү серенә төшендем. Декрет отускасыннан соң һөнәрем буенча эшкә алмадылар. Шуннан башлап мин гел чәчәкләр үстерүне кәсеп иттем. Үз эшемне ачып, ике теплица һәм бакчачы өчен кирәкле агрегатлар алдык. Менә ике ел инде подвалда лаләләр үстерәбез. Бу эшемдә тормыш иптәшем Рөстәм нык ярдәм итә. Безнең гаиләдә хатын-кыз, ир кеше эше дигән аерма юк. Бөтен эшне икебез бергә эшлибез.
Орлыкларын Голландиядән заказ белән кайтартабыз. Күпләп сатып алабыз. Җиргә орлыгын гына төртеп утырттың түгел. Эше күп. Суган чистарткан кебек, лалә орлыгын да чистартасың.
Чәчәкләрнең ачык кызыл, сары, куе кызыл, ак һ.б. төсләрен үстерәбез. Быел барлыгы җиде төсле алты мең төп утырттык.
Бу 2-3 айлык эш. Лаләләр беткәч, чәчәк үсентеләре белән шөгыльләнәм. Петуния кебек гөл үсентеләре утыртабыз.
Сату эше, нигездә, интернет һәм танышлар аша, үзебезнең кибеткә куеп сатабыз. Таратып йөрмибез. Барлык заказ бирүчеләр үзләре килеп ала. Кешегә начар чәчәк сатмыйбыз.
Күпләп алган очракта бер лалә чәчәген 70 сумнан башлап сатабыз. Шунысы да бар: лаләләрнең суганчалары кала. Без аларны икенче сезонга утыртмыйбыз. Туганнарга, дусларга таратабыз. Лаләләрне сатып алган кешеләргә суганчаларын бүләк итеп бирәбез. Ул суганчалар әйбәт. Әмма икенче елга безгә утыртуга, сатуга ярамый. Яңа сезон өчен яңадан Голландиядән заказ белән кайтартабыз. Чөнки былтыргы сезондагылары тигез үсми. Бер суганчадан ике-өч суганча чыга. Алар кечкенә булып үсә. Менә шул ягы да бар, – дип тюльпан үстерү серләре белән уртаклашты Лилия.
Әйе, матурлык яратучы бу гаилә кыш уртасында гүзәл чәчәкләре белән сокландыра, башкаларга да сөенеч бүләк итә. Бу кәсепне үз иткән Мөгаллимовлар беренче чәчәкләрен 14 февральдә үк кисеп алган булганнар.
Автор:Гульназ Хузина