Тышта ап-ак кар, ә бакчада... чәчәкләр! Борайда яшәүче Антонина Фахразиева лалә чәчәкләре үстерә (Бураевский район)

Һөнәре буенча финансист булган Антонинаны тышта ыжгырып торган бураннар булганда бакчасындагы теплицасында тюльпаннар үстерә дип кем генә уйлар да, кем генә күз алдына китерер. Ә чынында исә шулай. 2011 елдан башланган бу шөгыль белән алар тормыш иптәше Альберт белән мәшгульләр. Әле теплицада да быел гына үстерүләре икән. Моңа кадәр өйләренең подвалында чын оҗмах бакчасы булдырганнар бу уңганнар.

– Мин гомерем буена үземнең чәчкә кибетем булуын хыялландым. Әмма чәчкәләрне алып кайтып сату түгел, нәкъ үзем үстергәннәрен генә, – ди Антонина Анатольевна. – Инде кибет ук булсын димим. Әмма чәчкә, бигрәк тә тюльпан үстерәчәгемә шик юк.

Озайлы, бертуктаусыз буранлы булган быелгы кыштан арыткан вакытта теплицадагы матурлыктан, борынны кытыклап торган җир, туфрак исеннән янә дә кар арасына, суыкка чыгасы да килми. Җитмәсә сине ак, кызыл, алсу, шәмәхә, сары һ.б. сүз белән генә әйтеп тә аңлатып булмый торган төстәге матур-матур лалә чәчәкләре уратып алсын. Аларның  кайсысына карарга да белмисең. Сабаклары нык, чәчкәләре зур. Берүк күз генә тимәсен үзләренә. Бу кадәрле эшне башкаруны күз алдына китереп булмый.

–Без бу лаләләр нәкъ 8 март бәйрәменә чәчәк атсын өчен октябрьдән үк эш башлыйбыз, – дип сөйләп китә Альберт Әнәс улы.

–Юк, майдан ук, – дип сүзгә кушыла Аня.

Бу сүзләрдән аптырап китүем йөземә чыгадыр инде, алар икесе берьюлы тып-тын була. Бактисәң, тюльпаннарның суганнарына май аенда Голландиягә (!) заказ бирәләр икән. Суганнар сентябрьгә килеп җитә. Аннан аларның һәркайсысын берәмләп, кул белән (быел 20 мең суган утыртылган!) тазартып, теплицадагы әзер балчыкка (аны да бит үзләре әзерләгән) төртеп чыгалар. Аңлап торасыз, ялкаулар эше түгел бу. Аннан биредәге дымлылык, температура көн саен тикшерелеп, кирәгенчә үзгәртелеп, вакытында җилләтеп, су сибеп, чүбен утап, авырмасыннар өчен һәрвакыт тикшереп торулар башлана. Быел, әлбәттә, теплица булу уңайлырак. Чөнки көн яктысы бар. Ә подвалда чакта һәрчак ут кабызып тору кирәк булган.

–Теплицаны дүрт ел эшләдек. Беренче елны урынын хәзерләү, гравий китерү, фундамент салу. Икенче елны кирәкле тимер профильләрен сатып алдык. Өченче елга поликарбонатлы булдык. Дүртенче елда  җылыту системасы эшләнде, – ди Альберт. Никадәрле  көч, чыгымнар сарыф ителгән. Зурлыгы 80 квадрат метр булган бу  теплица әле берничә ел “матурлык оясы” гына булачак бит әле ул. Үзенә кереткән чыгымнарны керем иткәнче ай-һай күпме еллар таләп ителәчәк. Әмма Фахразиевлар белән якыннан танышкан саен аларның уңганлыгына, булдыклылыгына хәйран калам һәм, әлбәттә, корган планнары, ниятләре чынга ашачагына шик калмый. Ничек дисезме? Менә ничек.

Балалары (ә алар өчәү) еш салкын тидереп авырый башлагач, Аня белән Альберт аларга ел әйләнәсенә яшел суган, яшел тәмләткечләр ашатырга кирәк дигән уйга килә. Бу уй булып кына калмый, подвалдагы тюльпаннар янына күпләп кыякка яшел суган утыртыла. Өстәлдә җәен генә түгел кышын да үзләре үстергән суган балаларга менәме дигән табигый витамин, иммунитет ныгыту өчен бик урынлы була. Аннары үзләреннән артканын кибетләргә сатуга куеп, бераз акчалата файдасы да тиеп куя.  Кыяк өчен генә үстерә торган суганнарны да алар күпләребез тәрәзә төбендә күнеккән кебек 5-10 баш кына утыртмый бит, бер вакыт хәтта тоннасы белән суган сатып алына. Үстерә Фахразиевлар. Башкача эшли дә белмиләр алар. Бары тик нәтиҗәгә генә. Быел гына суган үстермәгәннәр. Һәм быел гына ярдәмчеләре бар. Моңа кадәр шушы эшләрне гел икәүләп кенә башкарганнар.

–Лаләләр беткәч, теплицаны нишләтәсез? – дим.

–Кыяр үстерәбез. Яшел тәмләткечләр. Балаларга җәйгә кадәр үз кыярыбызны ашатырга исәп. Әлегә планнар шундый, – дип бертавыштан җавап бирә алар. – Беренче тюльпаннарны 24 февральдә өздек. Аллага шөкер, әйбәт кенә чәчәк аталар. Аларны бит көндез өзәргә ярамый. Бутоннары ачылып та бетәргә тиеш түгел. Бүләккә алалар бит аларны. Бүләк, әлбәттә, матур булырга тиеш. Берничә ел бездән 8 март бүләге итеп алырга күнеккән кешеләр безгә ышана. Шуңа да чәчәкләрнең сыйфаты әйбәт булырга тиеш. Быел махсус акция дә булдырдык әле. Кем тюльпаннарны теплицадан килеп ала, шуңа суган бүләккә биреләчәк, – дип тә өстәп куялар алар.

Көндез өзәргә ярамый диюе генә ансат. Тюльпаннар төнлә яки таңга кадәр бик-бик иртә җыела да махсус суыткычка куела. Анда алар төсләрен дә, матурлыгын да югалтмый. Һәм бәйрәмдә күпме гүзәл затка бәхет, шатлык китерәчәк.

–Без тик торырга яратмыйбыз, Альберт та шундый, мин дә, – ди Аня. – Менә җәйгә ел саен 100-150 баш үрдәк, мулард сатып алабыз. Аларны үстерешергә балалар ярдәмләшә. Көзен рәхәтләнеп үзебез үстергән, сыйфатлы итне кышка җитәрлек итеп әзерләп куябыз. Үзебездән артканы сатыла, гаиләгә азмы-күпме акча керә. Балалар да эшкә өйрәнеп үсә. Минем тюльпан үстерүем дә беренче чиратта хобби. Яратам мин аларны. Ничек үстерергә, ничек тәрбияләргә төрле чыганаклардан укыйм, нәкъ шушы чәчәкләрне үстерүчеләр белән Русия буйлап танышларым бар, бер-беребез белән тәҗрибә уртаклашабыз, аралашабыз. Һөнәрем буенча финансист булсам да (ә ул Россельхозбанкның урындагы бүлекчәсендә управляющий), күңелемдә мин җир, табигать, чәчәкләр кешесе. Мәктәптә укыганда да укытучым Галия Муллаян кызы мине биологиядән олимпиадаларга йөртә иде. Мин аларда һәрчак призлы урыннар яулый идем. Галия Муллаян кызы гимназиядә теплицада кыяр үстереп, безне кыш көне кыяр белән сыйлый иде. Шушы чәчәк үстерергә, туфрак белән булашырга яратуымда укытучымның да өлеше бар дип әйтәм.

Чынлап та, кәсеп дип ук авыз тутырып әйтеп булмый әлегә. Иң беренче чиратта, хоббидыр. Бәлки, киләчәктә.

Ул кадәр энергия, көч кайдан килә дисезме? Берәр төрле сере бардыр дип уйлыйсызмы? Сере гап-гади аның – Фахразиевлар бер-берсенә тап килгән пар. Алар бертөрле уйлый, бертөрле эшли, икесе бер нәрсәне башкара. Аларда эшнең синеке-минекесе, ирнеке-хатынныкысы юк. Менә шул гына.

 

Венера Арсланова.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей