Тырышлыкның нәтиҗәсе куанычлы

Районыбызның “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесенең Уйбулат сөтчелек комплексында һәр көнне
21 тонна сөт җитештереп, эшкәртүчеләргә озаталар. Бу күрсәткеч республиканың кайбер районнарының
тулаем савым күрсәткеченнән дә югары! Биредә эшне ничек оештыралар соң? Күп санлы малны карау,
аларны ашату һәм тәрбияләү, сөт саву… Әнә шул сорауларга җавап эзләп, уңышларының сере белән
танышу максатында без дә җәмгыятьнең сөтчелек комплексына килдек. Тәүдә буаз сыерлар асралган
бинага кердек. Биредә көндезге кизүдә торган Гүзәл Бәдретдинова яңа гына туган бозауны кабул итеп,
махсус өйчеккә лампа җылысы астына урнаштыра иде.
–Декабрь ае һәм әлеге көннәр сыерларның күпләп бозаулый торган чоры. Көн саен 8-10 үрчемне
кабул итәбез. Җылы өйчекләргә урнаштырып, бер сәгать эчендә угыз сөтен эчерәбез, – диде ул.
Уңышның нигезе бөртекнең сыйфатына бәйле булса, терлекчелектәге күрсәткечләр яшь үрчемнең
сакланышына бәйле. Комплекста сыйфатлы продукциянең чишмә башы бозаулар тәрбиясеннән
башлануын яхшы аңлыйлар. Шуңа да терлекчеләр Валентина Романова, Әлфия Галимова, Светлана
Сәйфуллина, Валентина Тимербулатоваларның тырышлыгын аерым әйтеп үтте, ферма мөдире Илдар
Дусеев.
–Берсен мактап, икенчесен хурларлык түгел алар, барысы да тырышлар! Алар яңа туган бозауларны
өч айга кадәр карый. Хәзерге көндә 430 башка җиткән яшь үрчем. Сабый баладай тәрбияләгәч, югалтулар
юк, – ди ул.
Комплексның зоотехник-селекционеры Данис Шәрифуллин әйтүенчә, буаз сыерларны биредә
бозауларга 60 көн кала бер төркемгә бүләләр, 2 атна кала икенче төркемгә күчерелә, бозаулаганнан соң
да аерып алына. Бу беренче чиратта сыерның сөтен киметмәү һәм бозаулаганнан соң да мал тизрәк
сыйфатлы сөт бирә башласын өчен эшләнә. Яшь үрчемне генә түгел, савым сыерлары һәм яңа
бозаулаганнарына да игътибар зур, алар төрле рацион белән ашатыла. Әйткәндәй, җәмгыятьнең катнаш
мал азыгы җитештерү цехы бар. Уйбулат сөтчелек комплексы территориясендә дә шундый мини цех
төзелеп килә! Хәзер комплекс цивилизацияле авыл хуҗалыгы предприятиясен хәтерләтә.
Сыйфатлы мал азышы, яңа технологияләр кулланып, хезмәткәрләрнең эш алымнарын җиңеләйтү –
болар барысы да терлекчелек тармагын табышка илтүче факторлар. Илдар Владимир улы белән югары
технологияле сөт комплексы белән танышуны дәвам иттек. Заманча материал белән тышланган, яктылык
үткәрү һәм махсус җилләтү корылмалары белән җиһазландырылган биналарда чисталык һәм тәртип күзгә
ташлана. Компьютерлаштырылган комплекста сыерлар өчен бөтен уңайлыклар тудырылган. Сыерлар
бәйдә түгел, һәрберсе үз иркендә йөри. Сөтлебикәләрне массажлау өчен торлакларда зур щеткалар да
урнаштырылган. Сыер шул щетка янына килеп басуга, алар үзеннән-үзе әйләнеп эшли башлый. Бер сүз
белән әйткәндә, Даниядән кайтарылган голштин-фриз токымлы сыерлар өчен чын мәгънәсендә ял
йорты булдырылган. Чуаркайларны 2019 елда “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыятенең
генераль директоры Вадим Васильевич Соколов мал белгечләре белән үзе сайлап алып кайткан иде.
Бүгенге көндә аларның саны 848 баш, әле тагы да нәселле таналар кайтартылачак. Бозаулаганнары
көнгә 23-24 килограмм сөт бирәләр, бу нәселле сыерлар дөньяда иң сөтлеләрдән санала. Алар көнгә 40
килограммга чаклы сөт бирергә сәләтле. Алда билгеләп үткәнемчә, комплекста тәүлегенә 21 тоннадан
күбрәк сөт җитештереп, эшкәртүчеләргә озатыла. Якын киләчәктә алар әлеге күрсәткечне тагын да
арттырырга планлаштырып торалар. Ә гомумән, “Базы” җәмгыяте иң күп сөт җитештерүче буларак
бөтен республикада иң-иңнәрнең берседер әле ул!
–Безнең өчен сөтнең чисталыгы мөһим. Турыдын-туры суыткычка барган сөтләрнең чисталыгы
евростандартка туры килә, –дип комплекс җитәкчесе Илдар Владимир улы да горурланып – Бәләбәй сөт
комбинатында безнең “Базы” җәмгыяте сөтеннән генә яңа “Бельстер” сортлы сыр җитештерелә. Сөтнең
күләмен арттыру юнәлешендә генә түгел, аның сыйфатына да бик зур игътибар бирәбез”, – диде.
Заманча технологияләрне беренчеләрдән булып үзләштергән “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе”
җәмгыяте сөт җитештерү буенча районда алдынгылар сафында бара. Җәмгыятьнең баш зоотехнигы
Айрат Ансаф улы Йосыпов фикеренчә, уңышлы эшчәнлек алып бару өчен продукциянең сыйфатын
төшермәү, малларның баш санын арттыру һәм яңалыклардан читтә калмау мөһим. Гомумән, “Базы”
авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыятендәге югары технологияләр, эшне оештыру дәрәҗәсе,
хуҗалыкның тотрыклы үсеше район, республика хуҗалыклары өчен лаеклы үрнәк ул.
 

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей