«ТЫРЫШЛЫГЫГЫЗ УҢЫШЛАРГА КИТЕРСЕН»

Район үзәгендә бәрәкәтле гомер йомгагын сүтүче Бөек Ватан сугышы елларында тылда эшләгән хезмәт ветераны Вәсимә Рәхмәтулла кызы Мусина 90 яшьлек күркәм гомер бәйрәмен билгеләде. Балалары, туганнары, якыннары белән аларның сөенечле бәйрәмнәрен муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев һәм Чакмагыш авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы Фаил Әхнәф улы Ишморатов та уртаклашты. Вәсимә Рәхмәтулла кызы 1930 елның 19 сентябрендә Яңа Карьяуды авылында дөньяга килгән. Үсмер генә көенчә 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы чорында Җиңү таңын якынайту хакына көч салырга туры килгән буын вәкилләренең берсе ул. Артабан да җиңел булмаган: илебезне сугыш җимереклекләреннән тергезү хакына күп көч һәм тир түгәргә туры килгән аңа. Илленче еллар башында ул язмышын Иске Үзмәш ав туып үскән яшьтәше Хәбибрахман Нурлыгаян улы белән бәйли. Гаилә башлыгы “Базы” хуҗалыгында механизатор була, Вәсимә Рәхмәтулла кызы колхозда төрле эшләр башкара. Тату гаиләдә алты бала – ике ул, дүрт кыз тәрбияләнеп үсәләр. 1971 елда ылында гаилә Чакмагышка күченә. Биредә Вәсимә ханым хаклы ялга киткәнче Чакмагыш механика заводында эшли. Тормыш иптәше Хәбибрахман Нурлыгаян улы белән 60 ел бергә гомер итә алар. Моннан 9 ел элек аны мәңгелеккә югалтуга карамастан, 6 баласы, 12 оныгы, 17 туруны өчен юл күрсәтүче маяк, киңәшчетәрбияче булып бәхетле гомер кичерә апа. Русия Президенты Владимир Владимирович Путинның котлау открыткасын, Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбировның һәм муниципаль район хакимиятенең бүләкләрен тапшырып, Реканс Фәнил улы юбилярга иң изге теләкләрен җиткерде. Авыл биләмәсе башлыгы Фаил Ишморатов та истәлекле бүләк белән Вәсимә апага иң җылы котлау сүзләрен җиткерде. Җавап сүзендә хөрмәтле юбиляр үзе турында онытмаганнары, матур бүләкләре һәм ихлас теләкләре өчен рәхмәт белдереп, изге фатиха сүзләрен ишеттерде. – Өлкән яшьтә булуыма карамастан, шөкер, аяк өстендәмен әле. Төбәгебез дә, шул исәптән район үзәгенең дә көннән-көн матурлана, тормыш шартларының яхшыра баруына сөенеп бетә алмыйм. Яраткан гәзитем “Игенче” аша барлык яңалыкларны укып, горурланып яшим. Чакмагыш төбәген гөл-чәчәккә күмүегез, һәр-вакыт алдынгылыкны бирмәвегез өчен зур рәхмәт. Киләчәктә дә сәламәт булыгыз, тырышып эшләп, зуррак казанышлар яулап торыгыз. Балалары – йөз аклыгы аның. Уллары Риф озак еллар районда юл төзү-ремонтлау оешмасын җитәкләде, берничә чакырылыш район Советы депутаты булып сайланды. Рим – Эчке эшләр министрлыгы ветераны, хаклы ялда да шулай ук тынгысыз кеше булып кала. Миңнеҗиһан 35 ел икенче урта мәктәптә биология фәненнән укытты, Нәсимә белән Рәсимә 35әр ел район үзәк дәваханәсендә хезмәт салдылар, Вәсимә 22 ел халыкны социаль яклау оешмасында эшләде, әлеге мәлдә Уса шәһәрендә җаваплылыгы чикләнгән “Лукойл-Коми” җәмгыяте белгече. Алар һәрвакыт әниләренең хәлен белеп, хәбәрләшеп торалар. Оныктуруннары да халык хуҗалыгының төрле тармакларында игелекле хезмәт өлгеләре белән сөендерә. Хөрмәтле юбилярга ныклы сәламәтлек, бәхетле озын гомер, бөтен теләкләренең тормышка ашуын телибез.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей