Тырышларга юл ачык (Бураевский район)

Республика хөкүмәтенең 2018 ел 8 июнендә кабул ителгән карарына ярашлы, авыл хуҗалыгының төрле тармакларында эшләп, ит, сөт, бал, яшелчә һәм башка продуктлар җитештерүчеләргә финанс ярдәме күрсәтү максатыннан кооперативларга берләшүчеләргә грантлар биреләчәк. Бүгенге көнгә Борай районында барлыгы биш шундый авыл хуҗалыгы кооперативы бар. Тепляк авыл биләмәсеннән “Башкирский Эко Мед” (кооператив рәисе Филүс Самигуллин, барлыгы 5 кеше әгъза булып тора), Вострецово авыл биләмәсеннән “Бураевское мясо” (Рамил Зарипов, 10 кеше), Чалкактан “Бураевское молоко” (Илшат Әгълетдинов, 10 әгъза), Кушманактан “Плодопитомник Бураево” (Рөстәм Мөгаллимов, 10 кеше) һәм Борай авыл биләмәсеннән “Грибы Башкирии” (Лима Арсланова, 10 әгъза) нәкъ шундый берләшкән продукция җитештерүчеләр. Аларның һәркайсысы тиешле документларын булдырды инде. Мәсәлән, шуларның берсе – Арнаш авылында урнашкан  “Башкирский Эко Мед” кооперативы.

“Башкирский Эко Мед” кооперативы биш кешене берләштерә. Бу кооператив гаилә кооперативы буларак та аерылып тора. Аның рәисе итеп Филүс Самигуллин сайланган. Филүстән тыш, кооператив әгъзалары булып аның әтисе Вафый Фәйзулла улы, ике абыйсы Ильяс һәм Азат, энесе Камил тора. Самигуллиннар байтак еллар кортчылык белән шөгыйльләнә. Әтиләре Вафый аганы гына алсак та, аның умартачылык өлкәсендә илле еллык тәҗрибәсе бар. Ул нечкә билләр, аларны үрчетү, тәрбияләү, карау, алардан мул продукция алу  турында энциклопедик белемгә ия дию дә хата булмас. Малайлары да, авылдан читтә яшәсәләр дә, туган йорт янында аерым нигез булдырып, җәйләрен шунда үзләре кортчылык белән шөгыльләнәләр. Бүгенге көндә кооперативта барлыгы  130 умарта корт исәпләнә.   Соңгы вакытта популярлашып киткән продуктларның берсе – крем-бал ясауны максат итеп, аны булдырыр өчен махсус корылма алуны күздә тотып, шулай ук ата-бабадан калган табышлы шөгыль – умартачылык эшен дәвам итү теләге белән булдырылган бу кооперативның киләчәге булырына ышаныч бар, чөнки корт балы продуктлары һәрчак халыкка кирәкле, өстәвенә бик файдалы да. Авыл җирендә эш юк, дип зарланып ятучылар өчен Самигуллиннарның бу тәвәккәллеге үзе бер үрнәк булырлык.

Шуны да ассызыклап әйтәсе килә, районда эшсөяр, булдыклы, тырыш кешеләр күп. Калган сигез авыл биләмәсендә дә шушы кооперативларга берләшү эшен активлаштырып җибәрсәләр әйбәт булыр иде. Хөкүмәт эш башларга мөмкинчелек бирә. Бүгеннән катнашырга теләүчеләр өчен дә юллар ачык.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей