Тырыш һәм уңганнар ярминкәсе (Бураевский район)

Республика көне уңаеннан 8 октябрь көнне Борайның үзәк сәүдә мәйданында авыл хуҗалыгы ярминкәсе үтте.

Бирегә район хуҗалыклары үзләре җитештергән  продукцияләрен алып килеп, сатып алучыларга печән, катнашазык, бодай, арпа тәкъдим итте. Аларның хаклары да канәгатьләнерлек булуы белән аерылып торды. Шулай ук сатар өчен аерым хуҗалыклар алып килгән бозаулар да булды. Алар янында гына йөк машинасының арбасы тулы, әгәр кирәк булса, малны симерткәндә кулланыр өчен алыштыргысыз булган кабаклар да сатылды. Мул уңышлы кабак Борай авылындагы шәхси хуҗалыкта үстерелгән. Җиләк-җимеш үсентеләрен ярминкәгә килүчеләр теләп алды. “Алмагач” хуҗалыгыннан сатырга алып чыккан бик күп сортлы алмалар базар бизәге булып, күзнең явын алып торды. Бу вакытка тәпиләре саргаеп җитешергә өлгергән тавык чебешләре, үрдәкләр, хәтта каз түшкәләрен дә эшкәртеп районыбыз уңганнары ярминкәгә дип аларны атап алып килгән. 14,9 килограммлы яшь күркә түшкәләренә карата, язлы-җәйле тырышсаң, көзен елмаерсың, иренсәң – көрсенерсең, дигән әйтем бик килешеп тора. Аларның килограммы өчен 400 сум сорадылар. Ә чебеш-үрдәк итләре бу көнне 350-500 сумнан йөреде. Сыер, бәрән итләре яныннан да сатып алучылар иртәннән үк өзелмәде. Сөт ризыкларының төрлесен районыбыз тырышлары һәм күрше мишкәлеләр күпләп сатты. Хәтта өйдә ясалган сырларны да Кодаш, Кузбай уңганнарыннан бик теләп алдылар. Авылда язылган сыер маеның килограммын 400, 450 сумга сатып алып булды. Үзебездә җитештерелгән, экологик яктан таза авыл хуҗалыгы продуктларының кадерен белә хәзер халык һәм базар, ярминкәләргә дә соңгы елларда кеше бик теләп йөри. Үз хуҗалыкларында үстерелгән яшелчәләре белән кодашлылар, кузбайлылар, тугайлылар һәм башка авыл уңганнарын һәр базар һәм ярминкә саен үзләренең сатып алучысы көтеп тора. Алар кәбестәләрен килограммын 15 сумнан, кишер, кызыл чөгендер, суганнарын 20 сумнан тәкъдим итте. Күп ассортиментлы бакча байлыклары тезелгән аларның әрҗәләре яныннан кеше көне буена өзелмәде. Ә инде районыбызда җитештерелгән бал сатучыларның рәт-рәт булып тезелеп китүләре Борай – уңганнар һәм тырышлар төбәге икәненә ишәра булды. Чәчәк, юкә, карабодай, чыршы баллары, алар янында кәрәзлеләре тезелеп куелган иде. Өч литрлы банкадагы бал ике мең, кәрәзлесенең килограммы 700 сумнан тәкъдим ителде. Әлеге шифалы ризык вируслы инфекцияләр белән көрәшкәндә төп ризык икәнен, балның сәламәтлеккә файдалы булуын халыкка хәзер аңлатып торасы юк. Бигрәк тә үзебезнең Башкортстан, Борай балы сырхауларны кул белән сыпырып алгандай, шушы ризыкның дәвалау көче дә зур шул. Кыскасы, ярминкәдә җаның ни тели шуны табып буладыр сыман иде. Урман чикләвегенең мәлдерәтелгән һәм киптерелгәне биш литрлы чиләктә мең сумга, балан, гөлҗимеш, сырганак, аю камырларын да күтәрерлек бәя белән, урман байлыгы дип мактый-мактый сатты уңганнар. Әлеге ярминкә эш көнендә үткәнгә сатучылар гына бераз борчылды. Ярминкәгә дип ныклап әзерләнеп киләбез бит, ә халык әз җыелган дигән, хафаланган сүзләрен ишетергә туры килде аларның. Бу бәйрәм чарасына җыелганнарның күбесе җыр-моң агылган җирдә иде шул. Андагы чагу тамашаны да халык бирелеп карады. Уен-көлке, җыр-моң, дәртле биюләр көзге уңышлы ярминкәгә аерым аһәң өстәде.

Миләүшә Әхмәтҗанова.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей