Тырыш хезмәткәр, хәстәрлекле әни (Бураевский район)

Айгөл Хасбатуллина Ленин исемендәге хуҗалыкта бухгалтер булып 1993 елдан эшли башлый. Ярыйсы ук тәҗрибә туплаган тырыш хезмәткәрне 2009 елда баш бухгалтер вазыйфасына үрләтәләр. Әлеге эштә төгәллек, ныклы тырышлык сыйфатлары алдан йөреп, Айгөл Расих кызы үзен һәрвакыт намуслы, уңган хезмәткәр итеп күрсәтә. Хуҗалыкның салым буенча бурычлары булмау, икътисади яктан тотрыклы килүендә баш бухгалтерның өлеше зур. Мондый җаваплы хезмәткәрдән җитәкчеләр дә канәгать. Бу һөнәрнең нечкәлекләрен тоеп, белеп  башкаручы Айгөл ханым әледән-әле Мактау кәгазьләренә лаек булып тора. 
Тормыш иптәше Венер Мулланур улы белән җитеш тормыш алып баралар. Хуҗа кеше малчылыкта көч сала. Бергәләшеп, барлык уңайлыклары булган яңа өй җиткереп кергәннәр.  Гөлназ һәм Азатка матур тәрбия биреп үстерәләр. Гөлназ Уфада генетика буенча югары белем алса, Азат авылларында алтынчы класста укый. Айгөл ханым хәстәрлекле әни дә, уңган хуҗабикә дә, мактауга лаек хезмәткәр дә. Туган авылында бәхетен тапкан мактаулы һәм өлгеле шәхес тә.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей