Тыл хэм хезмәт ветераны Асия апа
"Картлык көнендә кешегә иң кирәк әйберләр: сәламәтлек, туган җиреңдә гомер итү һәм сине аңлардай игелекле балаларың булу“, – дип каршы алды безне 90 яшенэ аяк баскан тыл хэм хезмәт ветераны Асия апа.
Олы яшьтә булса да, сәламәтлегенә күз тимәсен Асия апа күзлексез газета укый, ил-көн яңалыклары белән таныша.
Тыл ветераны Асия Имаметдин кызының юбилее булып үтте. Шул уңайдан Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын, Борай районың 90 еллыгына багышланган «Земля добра и хлеба» китабын тапшырдык. Шулай ук Борай район ветераннар советы председателе Фирдус Садртдиновтан котлау открыткасы алган. Ваныш авыл хатын- кызлар Советы рәисе Гильмутдинова Илюсә белан ветеранга без дә иң матур һәм изге теләкләребезне житкердек.
Асия апа безгэ үзенең тормыш һәм хезмәт юлын сөйләде:
- Мин Борай районы Ваныш авылында 1932 елда дөньяга килгәнмен. Ул заманда колхозда төрле эшләрдә эшләдем, беркайчан да зарланмадым. 1956 елда авыл егете Әдехәмгэ кияүгә чыктым, биш кыз тәрбияләп үстердек. Балаларыбыз да узебез кебек тырыш булдылар, хәр кайсысы уз гаиләләре белән бик матур итеп яшилэр. Ял саен кайтып хәлемне белешеп, булган эшлэремне башкарып китэлэр. Аллага Шөкер.
Без яшьлектә газапларын күп күрдек, хәзерге яшь буынга бу афәт килмәсен һәм аны күрергә дә язмасын... Ул чорда халыкның күргән газаплары, аһ-зарын бергә җыйсаң, җирдән күккә чаклы барып җитәр иде. Халкыбыз, җиребез иминлектә, бәхет һәм шатлыкта яшәсен, – дигән теләкләрен җиткерде ветеран