Туган җирдән аерылмады. (Бураевский район)

Радик Мөхәмәтнуровның әтисе Рәшит абый гомерен колхозның малчылык тармагына багышлаган кеше. Вакытсыз үлеме дә аны җәен колхоз басуында печән җыйган вакытта булды. Радикның әнисе Нурҗиян апа гомер буе савымчы булып эшләп, хаклы ялга чыкты. Туфракны яратырга, малларны игътибар белән тәрбияләргә дә улларын алар өйрәтте. Солдат хезмәтендә булып кайта. Күпмедер вакыт шәһәр җирендә эшли. Соңрак язмышын бөтенләе белән туган авылы белән бәйли. Күп тә уйлап тормый, балачактан таныш хезмәткә тотынып, Радик Рәшит улы “Колос” хуҗалыгының Яңа Мостафа бригадасында терлекче булып, маллар тәрбияли башлый. Кирәк икән җәйге урып-сугу вакытында ындыр табагында да булыша, басуда эскерт өйгән мәлләрдә дә ярдәмләшә.

Әлеге вакытта Яңа Мостафа фермасында маллар карый. Кышлату чорында мал-туарның исән-саулыгы, сөтнең сыйфаты һәм күләме Радик кебек малчыларның тырыш хезмәтенә бәйле.

Миләүшә Әхмәтҗанова.

 

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей