ТУГАН ҖИРДӘ ТЫРЫШЫП ЭШЛӘГӘННӘР ДАНЛАНДЫ

Моннан 90 ел элек, 1930 елның 20 августында Гомумрусия Үзәк Башкарма комитетының “БАССРның административ бүленеше турында”гы Карарына кул куела. Бу көнне шушы документ нигезендә безнең кече Ватаныбыз – Чакмагыш районы төзелә. Шушы еллар дәвамында илдә булып үткән барлык вакыйгалар безнең районыбыз тарихында да чагылыш тапкан, ил халкы күргән барлык авырлык-шатлыкларны безнең якташларыбыз да ватандашлар белән бергә кичергән. Соңгы берничә дистә ел дәвамында Чакмагыш республиканың иң алдынгы төбәкләренең берсе булып танылды һәм бу лидерлыкны бүгенге көндә дә лаеклы дәвам итә. Казылма җир асты байлыкларына ия булган һәм алдынгы аграр район буларак данланган районыбызның иң төп байлыгы – аның эшсөяр, уңган халкы. Нәкъ менә төрле тармакларда тырыш хезмәт салучы райондашларыбыз туган җиребезне данлап, аның югары казанышларга ирешүенә үз лаеклы өлешен кертә. Районыбызның тарихи юбилее билгеләнгән көнне хезмәт елларында төрле вазыйфалар башкарып, аның бүгенге дәрәҗәгә ирешүе өчен бар тырышлыгын салган, хәзер инде хаклы ялда булган хөрмәтле өлкәннәр һәм әлеге вакытта районыбызның төрле оешма-учреждениеләрендә эшләп, югары уңышларга ирешкән бер төркем райондашларыбыз данланды. Алдынгы райондашларыбызны бүләкләү тантанасы район мәдәният йортының сәхнә осталары Гүзәл Табишева һәм Ревинер Гобәев башкаруындагы бу очрашуда аеруча зур символик мәгънәгә ия булган “Шушы яктан, шушы туфрактан без” җыры белән ачылды. Артабан чараны алып баручы район мәдәният йорты директоры урынбасары Денис Мансуров бүләкләнүчеләрне котлау һәм югары дәүләт бүләкләрен тапшыру өчен муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеевны түргә чакырды. Реканс Фәнил улы тантанада катнашучыларны соңгы чорда районда башкарылган эшләр белән таныштырып, файдалануга тапшырылган яңа социаль объектлар турында сөйләде һәм чакмагышлылар, һичшиксез, мондый шатлыклы яңалыкларга, заманча уңайлы объектларга лаек, дип билгеләде. Республикада иң алдынгы аграр районнарының берсе булган районыбыз быелгы урып-җыю кампаниясе чорында да зур казанышлар белән хаклы горурлана ала. Әлеге вакытта районыбыз басуларында бөртекле культуралар үстерелгән мәйданнарның һәр гектарыннан 47әр центнер уңыш җыеп алына! Районыбыз җитәкчесе тантанада катнашкан алдынгыларны шушы истәлекле бәйрәм белән котлап, тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләрен, изге теләкләр җиткерде һәм иң тәүдә түргә районыбызның хөрмәтле өлкәннәрен чакырды. Бу көнне муниципаль район хакимиятенең Рәхмәт хаты хезмәт дәверендә җаваплы вазыйфалар башкарып, район үсешенә зур өлеш керткән һәм әлеге вакытта да югары гражданлык позициясендә торган Марс Әхнәф улы Усмановка тапшырылды. Хөрмәтле ил агасы 80 яше тулу һәм район төзелүгә 90 ел уңаеннан бүләкләнде. Район ветераннар советының президиум әгъзасы Фаил Гыйният улы Әхмәдуллинга бу югары бүләк актив тормыш позициясендә булуы, районда ветераннар оешмасы үсешенә зур ярдәм күрсәткәне һәм районыбызның 90 еллык юбилее уңаеннан тапшырылды. Хәрби комиссариат ветераны Ринат Әнвәр улы Фәтыйхов, хаклы ялда булуга карамастан, район тормышында катнаша, иң актив җәмәгатьчеләрнең берсе ул. Бу югары бүләккә район үсеше хакына күпъеллык нәтиҗәле хезмәте өчен лаек булды. Русия Эчке эшләр министрлыгының Чакмагыш районы буенча бүлеге ветераны Салават Фрит улы Кирәевка районның югары бүләге актив тормыш позициясендә булуы, җәмәгатьчелек тормышында катнашуы һәм туган төбәгебез иминлеге өчен озак еллар дәвамында намуслы хезмәт итүе өчен тапшырылды. Русия Эчке эшләр министрлыгының Чакмагыш районы буенча бүлеге ветераны Нәфисә Әнвәр кызы Миһранова районыбыз үсеше хакына күпъеллык фидакарь хезмәте һәм 60 яше тулуы уңаеннан бүләкләнде. Хөрмәтле өлкәннәр муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеевка өлкәннәргә күрсәтелгән даими кадерхөрмәт өчен рәхмәт сүзләрен җиткерделәр, туган ягыбызда ирешелгән югары казанышлар өчен бик тә сөенүләре турында әйттеләр һәм районыбыз белән горурланулары турында белдерделәр. Бу көнне Чакмагыш муниципаль районы хакимиятенең Рәхмәт хаты шулай ук Митрә-Әюп авылы китапханәсенең әйдәүче китапханәчесе Сания Габделхәй кызы Хәбибуллинага да тапшырылды. Ул югары һөнәри осталыгы, күп еллык намуслы хезмәте, районда китапханә хезмәтләндерүенең үсешенә зур өлеш керткәне һәм 55 яшьлек туган көне уңаеннан бүләкләнде. Халыкны социаль яклау системасына караган Бакалы психоневрология интернаты стационар социаль хезмәтләндерү учреждениесе хезмәткәре Рәйлә Батыргәрәй кызы Мәҗитовага әлеге бүләк югары һөнәри осталыгы, күпъеллык намуслы хезмәте һәм һөнәри бәйрәм – Социаль хезмәткәр„ ләр көне уңаеннан тапшырылды. “Салкын Чишмә” фермер хуҗалыгын оештыручы һәм “Карагай” чаңгы базасы җитәкчесе, районыбызның Калатау кальгәсе белән бәйле булган борынгы тарихын өйрәнү һәм мәңгелештерү эшчәнлеген алып барган туган якны өйрәнүче Рамил Наил улы Хәбиров Башкортстан Республикасында һәм районда физик культура һәм спорт өлкәсен үстерүгә зур өлеш керткән өчен Башкортстан Республикасының Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Тантанада Чакмагыш муниципаль районының Мактау грамотасы җаваплылыгы чикләнгән “Эфир” җәмгыяте директоры Денис Рәис улы Шәмсетдиновка югары һөнәри осталыгы, район үсеше хакына күпъеллык намуслы хезмәте һәм районның 90 еллык юбилее уңаеннан тапшырылды. “Русия почтасы” федераль почта хезмәтенең Башкортстан Республикасындагы идарәлегенә караган Чакмагыш почтамтының транспорт участогы механигы Илдар Рәшит улы Садретдинов югары һөнәри осталыгы, күпъеллык намуслы хезмәте, 60 яше тулу һәм һөнәри бәйрәм – Русия Почтасы көне уңаеннан бүләкләнде. “Изгелек территориясе” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге автоном коммерцияле булмаган оешмасының социаль хезмәткәре әлфия әхмәтгәрәй кызы Гарифуллинага районның иң югары бүләге югары һөнәри осталыгы, район үсеше хакына күпъеллык намуслы хезмәте һәм һөнәри бәйрәм – Социаль хезмәткәр көне уңаеннан тапшырылды. Русия Пенсия фондының Чакмагыш районындагы идарәлеге баш бухгалтеры – финанс-икътисад төркеме җитәкчесе Фәйрүзә Мәхмүт кызы Фәрхетдинова югары һөнәри осталыгы, район үсеше хакына күп еллар дәвамындагы намуслы хезмәте һәм һөнәри бәйрәм – Социаль хезмәткәр көне уңаеннан бүләкләнде. Чакмагыш ветеринария станциясенең ветеринар даруханәсе мөдире Гөлнур Тәлгать кызы Байбаковага да бу бүләк югары һөнәри осталыгы, күпъеллык нәтиҗәле хезмәте һәм 50 яшьлек юбилее уңаеннан тапшырылды. Күп функцияле үзәкнең Чакмагыштагы бүлекчәсенең административ-идарә итү персоналы бүлеге җитәкчесе Илдар Илүс улы низамов Башкортстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру һәм үстерүгә керткән зур шәхси өлеше өчен бүләкләнде. “Изгелек территориясе” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге автоном коммерцияле булмаган оешмасының социаль хезмәткәре Эльмира винер кызы хәйруллинага районның иң югары бүләге югары һөнәри осталыгы, район үсеше хакына күпъеллык намуслы хезмәте һәм һөнәри бәйрәм – Социаль хезмәткәр көне уңаеннан тапшырылды. Муниципаль район хакимиятенең Рәхмәт хаты белән күп функцияле үзәкнең Чакмагыштагы бүлекчәсенең операция- ләр залы әйдәүче белгече алина Фариз кызы Умырбаева Башкортстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру һәм үстерүгә керткән шәхси өлеше өчен бүләкләнде. Шундый ук Рәхмәт хаты күп функцияле үзәкнең Чакмагыштагы бүлекчәсенең операцияләр залының әйдәүче белгече наилә әхмәтфәүзи кызы Юнысовага Башкортстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру һәм үстерүгә керткән шәхси өлеше өчен тапшырылды. Алдынгыларны бүләкләү тантанасы район мәдәният йорты сәнгатькәрләре Ревинер Гобәев, Гүзәл Табишева, Гөлнара Шәймиева яңгыраткан җыр-бүләкләр белән тәмамланды. Чараны мәдәният йорты директоры урынбасары Денис Мансуров алып барды.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей