ТУГАН ҖИРДӘ ТОРМЫШ КӨЙЛЕРӘК

Җаваплылыгы чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыятенең булдыклы механизаторы Александр Николаевич Степанов турында бары җылы сүзләр генә ишетергә күнеккәнбез. Аз сүзле, техниканың телен белә торган кеше, диләр андыйлар турында. Бу сүзләрнең дөреслегенә шушы көннәрдә үзе белән якыннан очрашып аралашып, тагын бер тапкыр инандык. Без аны Юмаш авылының төньяк өлешендәге кукуруз басуында үзенә беркетелгән “Джон Дир” комбайнында яшел масса уру мәлендә тап иттек. Чынлап та, без уйлаганча, һәр сүзен уйлап кына сөйләүче, шул ук вакытта биргән сорауларга тулы җавап кайтара белүче кеше булып чыкты ул. Кызу эшеннән беразга туктатып, әңгәмәләшеп алдык. 1978 елның 26 августында биредән ерак түгел – Шаран районына караган Яңа Петровка авылында дөньяга килгән. Язмыш җилләре белән Кемерово өлкәсенә барып чыга егетебез һәм биредәге һөнәрчелек-техник училищесында механизатор һөнәрен үзләштерә. Хезмәт юлын шушы өлкәнең Про- Туган җирдә тормыш көйлерәк мышленный районында “Труд” колхозында башлап җибәрә. Яше тулгач, Совет Армиясенә хәрби хезмәткә чакырыла. Ул демобилизацияләнеп кайткан 1992 елда илдә яңа үзгәрешләр бара. Егет яңадан “Труд” колхозында механизатор булып эшләвен дәвам итә. Берничә елдан, авыл хуҗалыгындагы үзгәрешләргә бәйле, ул тимер юлчыларга күчеп эшләп ала, артабан күмер шахтасында төрле эшләрдә була.”Комсомолец” шахтасы ачык акционерлар җәмгыятендә пионер лагереның казанлыгы операторы булып эшләп йөргән җирдән ул туганнары чакыруы буенча туган якларга кайтырга карар итә. Сөекле гомер юлдашы – безнең районның Яңа Семенкино авылы кызы Венера Витальевна белән бергәләшеп Юмаш авылына кайтып йорт сатып алалар. Гаилә башлыгы хуҗалыкта механизатор булып эшли башлый. – Иң тәүдә “ДТ” тракторына утырдым. Артабан “Нива” комбайнын иярләдем. Эшемне күреп, җаваплыракларын йөкләтә башладылар. Дистә елдан артык элек өр-яңа чит илдә чыгарылган югары җитештерүчәнле техника төрләрен үзләштердем, – ди Александр Николаевич үзе турында. Әйткәндәй, бүген Юмаш авылының өр-яңа Яшьләр урамында хуҗалык идарәсе Степановларга бөтен уңайлыклары булган йорт бүлгән. Гаиләдә үзләренең өч сабые янына туганнарының ике сабыен да җылы кочакка сыендырган алар. Игътибарлы әти-әнидән үрнәк алып үсеп килүче балалары да уңышлары белән сөендереп торалар икән. Улы Олегны да үзләренең бригадасында механизатор осталыгына өйрәтә Александр Николаевич, ул гына да түгел, бик күп яшьләргә игелекле, игътибарлы остаз да. Үзе идарә иткән “Джон Дир” ургыч комбайнын быел җиденче ел хезмәтләндерә димәссең дә – техника шулкадәр яхшы караулы һәм көйле эшләтелә. – Шушы һәм башка берничә басуны “Кейс” тракторында үзем чәчтем, шундый ук маркалы сиптергеч агрегат ярдәмендә корткычларга һәм үсентеләр авыруларына каршы гербицидлар белән дә эшкәртем. Хәзер, күреп торасыз, уңышны җыеп бетеп киләбез инде, – диде уңган механизатор әңгәмәбез барышында. Әйткәндәй, басуларда эш тукталып, җирләр кышкы йокыга талгач та тик утырмый Александр Николаевич – терлекчелек фермасына эшкә килә. Биредә төягеч агрегатын хезмәтләндерә, мал азыгы белән тәэмин итүгә ярдәм кертә. Тырыш хезмәтен күрә-бәһалый белүләренә дә рәхмәтле ул. Фидакарьлеге өчен берничә тапкыр хуҗалык идарәсенең, муниципаль район хакимиятенең, республика җитәкчелегенең мәртәбәле бүләкләренә лаек булды. Зур горурлык белән күкрәгендә “Башкортстан Республикасында фидакарь хезмәт өчен” билгесен (2013) йөртә, Мактау грамоталары, Рәхмәт кәгазьләре бик күп. Ихтирамлы хезмәт кешесен җитәкчеләре дә, коллегалары һәм авылдашлары да чиксез хөрмәт итә. Александр Степанов һәр сәгатен файдалы шөгыльдә үткәрергә күнеккән. Әле дә әңгәмәбез тәмамлану белән үк кабинасына ашыкты. Берничә мизгелдән аның комбайны үзе артыннан төшкән “КамАЗ” кузовына сусыл кукуруз массасын төйи дә иде инде. Алда аны яңа хезмәт җиңүләре көтә, эшләре гел уң булсын, дип телибез.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей