ТУГАН ЯГЫБЫЗ ЮБИЛЕЕНА БАГЫШЛАП

Күптән түгел Чакмагыш үзәк биләмәара китапханәсенең уку залында китапханәче З.Ф.Гайнетдинова “Монда минем туган ягым башлана” дип исемләнгән крайны өйрәнү сәяхәтен үткәрде. Ул районыбыз оештырылуга 90 ел тулуга багышланды. Чараны Үзәк китапханәнең “Бәйләнештә” (“ВКонтакте”) челтәрендәге https:// vk.com/chekbibl. төркемендә онлайн рәвештә карап булды. Безнең Чакмагыш районы башка авыл хуҗалыгы юнәлешендә эшләүче районнар арасында лаеклы урын алып тора. Район елның-елында бөртеклеләрдән җыеп алынган уңыш буенча республикада иң алдынгы урыннарны били. Авыл хуҗалыгы тармагы белән беррәттән, җирлегебездә “кара алтын” да чыгарыла. “Башнефть” акционерлар компаниясенең Чакмагыш, Манчар, Тозлыкуш, Нур яткылыклары республикада табылган бу казылма байлыкның гомум күләменә сизелерлек зур өлеш кертә. Асфальтланган юллар, клуб учреждениеләре, магазиннар һәм салоннар челтәрләре, мәгариф учреждениеләре һәм социаль объектлар, яңа ачылган Гаилә ялы паркы райондагы яшәү шартларын уңайлы итә. Әмма шулай да җирлегебезнең иң зур байлыгы – аның эшсөяр һәм тырыш, “чакматаштан чагылгандай” нык кешеләре. Район хәрбиләре, язучылары, композиторлары, фән эшлеклеләре, иҗат кешеләре һәм гади авыл халкы белән хаклы рәвештә горурлана. Безнең яклар замандашларыбыз өчен генә түгел, бәлки монда ерак гасырларда яшәгән ата-бабаларыбыз өчен дә уңайлы булган. Археологик казылмалар район территориясендә мең еллар элек “бура мәдәнияте” кешеләре яшәвен раслый. Чарага багышлап әзерләнгән “Шат кояшлы Чакмагышым” күргәзмәсендә районыбызда туып үскән тарихчылар һәм крайны өйрәнүчеләр И.Габдуллин, М.Ахунов, Х. Басыйров, А.Басыйровның һәм башка якташларыбызның китаплары, Бөек Җиңү геройлары, якташ әдипләр һәм районыбызның данлыклы хезмәт ияләре турында- гы материаллар да урын алды.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей