Туган туфрак үзенә тарта

Яшьли читкә чыгып китеп,  яңа урында байтак гомерләр кичерсәң дә, туган ягың, авылың беркайчан да хәтердән чыкмый. Тәгәрәп уйнап үскән, буй җиткергән, колхоз эшенә җигелгән үсмер чаклар яшең алга барган саен якыная кебек.

Ваныштан соң урман аша чыккач, табигатьнең бик матур, тыныч җиренә юлыгасың. Тау астында, икенче тау битендәрәк урнашкан Сумсабашта туып-үскән Марат Әхәтов белән Нәдим Төхвәтуллин байтак еллар район оешмаларында җитәкче вазыйфаларда көч салды. Марат Әдип улы башта элекке ремонт-техник предприятиесен, аннары авыл хуҗалыгы идарәлеген, Нәдим Гыйльмулла улы янгынга каршы кµрәш частен  җитәкләде. Хезмәт ветераннары авыл кешесенә хас булган шµгыльне – бал кортлары карауны үзләштереп, ярыйсы гына уңышларга ирешеп килә. Алар икәүләп җәйге айларны Сумсабашта үткәреп, татлы ризык – бал җитештерә, шул ук вакытта авылның бµтенләй юкка чыгуына юл куймый, кµчләреннән килгәнчә тәртиптә тота. Умартачылык эшчәнлегенә бәйле бар фәнни яңалыклар белән дә хәбәрдар авылдашлар – районда умартачылыкны үстерүгә лаеклы өлеш кертүчеләр.

Бирегә кµннәр аяз вакытта  килер µчен дә югары үтүчәнле машина кирәк. Явымлы вакытта урман юлыннан таркторда гына үтәргә мөмкинсең. Шундый уңайсызлыкларга карамастан, умартачылар күңел тµшерми, алар өчен бу – изге, ата-бабалары, әти-әниләре җире.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей