Туфракны түшәктәй итүчеләр (Бураевский район)

«Победа»  җәмгыятенең Борай бүлекчәсендә көч салучы механизаторлар бар агротехник чараларны да сыйфатлы башкаруы,  бөртекле культуралардан мул уңыш үстереп җыйнавы белән мактаулы. Биредә язгы кыр эшләрендә дым каплаганнан соң Фәдүс Шакиров белән яшь механизатор Илнар Насыйбуллин

культиваторларын тага. Алар солы, арпа, бодай һәм мал азыклары игеләсе басуларда чәчү алды культивациясе ясый.Т-150К тракторларында көч салучы игенчеләр чәчү агрегатларына җирне вакытында әзерләп, түшәктәй итеп йомшартты.Әтиләре һөнәрен сайлаган игенчеләр механизаторлар династиясен уңышлы дәвам итә, хезмәтләрен ихлас күңелдән башкара. Мондый туфракка төшкән бөртекләр инде матур гына үсеп килә.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей