Тотрыклы эшчәнлек белән

“Победа” авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив-колхозы әгъзаларының еллык хисап җыелышы биредә хезмәт салучыларның узган чордагы эшчәнлектән үтә канәгать булуы шартларында үтте.

Чарада муниципаль район хакимияте башлыгының авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Илгиз Фаил улы Ихсанов, Тозлыкуш авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Рамил Камил улы Вәлиәхмәтов, киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Җыелышны хуҗалыкның баш инженеры Илдар Вәгыйзь улы Миңлегалиев алып барды. Иң тәүдә күзәтелгән эшчәнлек чорында кооперативка эшкә кабул ителүчеләр һәм аннан чыгучылар исемлеге расланылды, ел дәвамында якты дөньядан бакыйлыкка күчкән әгъзаларның истәлеге хөрмәтләнелде. Еллык эшчәнлек йомгаклары турында кооператив-колхоз идарәсе рәисе Рәсүл Гата улы Фәйрузов тәфсилле чыгыш ясады. –“Победа” авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив-колхозы карамагындагы 5286 гектар авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге җир мәйданнарының 3908ен сөренте җирләр били, 1378 гектарын печәнлекләр һәм табигый көтүлекләр тәшкил итә. Үтә корылыклы узган 2021 елда 1900 гектарда бөртекле культуралар игелеп, барлыгы 21397 центнер ашлык җыеп алынды, гектар куәте уртача 18,8әр центнер тәшкил итте, – дип башлады ул чыгышын. – Бу алдагы 2020 ел уңышының 33,6 процентын тәшкил итә – димәк, үтә корылыклы ел аркасында без көтелгән уңышка йөз тоту түгел, узган елдагының да өчтән бер өлешен генә үстереп җыеп ала алдык. Ел дәвамында 24500 центнер ашлык сатудан хуҗалык кассасына 31 миллион 888 мең сум акча кергән. Бөртеклеләр үстереп сатуның рентабельлелеге 31,9 процент тәшкил итте. 200 гектарда көнбагыш үстереп, тулаем 2020 центнер җыеп алынды. Шуның 1681,5 центнерын сатудан 7 миллион 126 мең сум табыш алынды, рентабельлелеге 50,5 процент. 70 гектар мәйданда шикәр чөгендере үстереп, Раевка шикәр заводына 24802 центнер татлы тамыр озатылды, аны сатудан хуҗалык кассасына 15649000 сум акча керде. Мал азыгы культуралары 1638 гектарда үстерелеп, барлыгы 4200 центнер печән, 32760 центнер сенаж, 36610 центнер силос, 16480 центнер салам, 8000 центнер ашлык фуражы әзерләнелде. Бу һәр шартлы мал башы исәбенә 40,2 шәр центнер азык берәмлеге, дигән сүз. 1107 гектар җир туңга сөрелеп, язгы чәчүгә әзерләп куелды.

Автор:Фанис Амирханов

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей