ТОРМЫШКА АШТЫ ХЫЯЛЛАР

Минем туган авылым бик матур, әмма ләкин сазлылырак җирдә урнашкан. Шуңа күрә авылыбызның юллары әлеге көнгә кадәр теләгәнчә яхшы хәлдә булмады. Яңгыр явып киткәннән соң авылга машина түгел, кеше дә керә алмый иде. Ә урамдагы күлләрдә йөзеп, ерганакларында көймә дә йөздереп була иде. Язгы-көзге вакытларны сөйләп тә торасы юк, урамдагы халыкның итектә “вальс” биюен көн дә күрергә туры килде. Шунардан чыгып халкыбыз элек-электән әйбәт, матур, тигез юллар турында хыялланды.

Әйтмичә дә китеп булмый, 2011 елда авылыбызда юл салынган булды, ләкин бары тик үзәк урамда гына. Калган ике урамнарда туфракны гына күтәртеп чыктылар. “Ярар, халыкның хыялы чак кына булса да тормышка ашты...” – дигәндә, үзәк урамның да юлы, бик сыйфатлы эшләмәгәнлектән, озакламый бик тиз юылып, ярылып һәм чокырланып бетте, калган ике урам да юлларыныңда хәле шундый булды. Авылдагы юлсызлык проблемасы тагын сигез елга сузылды. Бу вакытта авылдашларның кәефләре төшеп бетте һәм өметләре дә югалды.

    2016-2017 елларда Җирле инициативаларны хуплау программасы (Программа поддержки местных инициатив) эшли башлавы безнең кебекләргә өмет бирде. Чакрым-чакрым юллар төзекләндерелә, күп авыллар матурланып кала. Без дә шушы программада катнашырга булдык. Иң тәүдә 2018 елда бар авыл Советы белән трактор сатып алуда катнаштык. Бөтен авыллар да бер максат, бер уй белән бу мөһим эшкә дәррәү тотындылар. Шуннан халык бәхетенә печән чапкычлы, кар эткечле яңа трактор кайтты. Яңа техника руле артына Айдар Рәис улы Насыйбуллин утырды. Аңа без авыл халкы исеменнән зур рәхмәт белдерәсебез килә, чөнки ул җәен урамнарда, тыкрыкларда чүп үләннәрен чабып, кышын кар эттереп үз эшен намуслы башкара.

Ләкин безнең авыл халкы трактор алу белән генә тынычланып калырга булмады. Бер кызгач, әлеге дә баягы юл темасын да кузгатырга булдылар. “Бердәмлектә көч!” – дип бергә, җыелыштылар да, Җирле инициативаларны хуплау программасында 2019 елда юл төзекләндерүне күтәреп чыгып, буенча конкурста катнашырга булдылар.

Көннәрдән бер көнне тау өстендә техника тавышы ишетелде. Бу “Спецтрансстрой” җәмгыяте (генералный директоры Азат Ришат улы Абдуллин) башкарды. Авыл уянып китте: барысы да урамга чыга башладылар, кайбер кешеләр бу бәхетле көннең килеп җитүенә күзләренә ышанмыйчы тордылар, хәтта күлләре исә ярдәм тәкъдим итәргә булдылар. Авыл элекке вакытлардагыча шаулап-гөрләп яши башлады. Көн саен иртәннән кичкә кадәр эшләп арып кайткан, уңган эшчеләрне Әлфирә Карам кызы Зиннәтуллина кунакчыл каршылап, тәмле аш-сулар, төрле ризыклар белән сыйлады.

Берничә көн эчендә урамнар танымаслык дәрәҗәгә керде. Авыл халкы гына түгел, шәһәрдән кайтучылар да күргәннәренә ышанмыйча тордылар: бар дөнья матур, юллар тигез һәм яңартылган. Элегерәк салмак кына йөрегән машиналар хәзер “выт” итеп үтеп китәләр, ә авыл халкы авыр итекләрен матур читекләргә алыштырып кибеткә бара. Һәрберсе үз шатлыгын сөйли һәм башкалар белән уртаклаша. Мондый хәстәрлек өчен без иң беренче әлеге программаны тормышка ашыручы республика җитәкчелегең, муниципаль район хакимиятенә, үзебезнең Бәшир авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Марсель Хәдит улы Хәсәновка, инициатива, үз өлешләрен керткән авыл халкына, игаиә ярдәм курсәтүчеләргә һәм эшчеләргә зур рәхмәт белдерәбез. Бердәмлек, уңганлык һәм ярдәмчеллек күптәнге хыялларыбызны тормышка ашырды.

 

Азат Шәңгәрәев, БДУ студенты

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей