Тормыш юлы – күркәм тарих

Аблай авылында бәрәкәтле гомер йомгагын сүтүче Бөек Ватан сугышы чорында үсмер генә көенчә тылда хезмәт салган ветеран, авыл агәбие Сәгыйдә Ибәтулла кызы Мөхъярова 90 яшьлек күркәм
юбилеен билгеләде.

Узган атнада авылның хөрмәтле кешесен гомер үре белән муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, Үрнәк авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Рәсимә Дамир кызы Зәйнетдинова, Аблай авылы китапханәчесе Рәзифә Тимерҗан кызы Арсланова, авыл биләмәсе белгече Ләйсән Альберт кызы Хәмәтдинова һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре йортына барып котлады.

Сәгыйдә Ибәтулла кызы 1930 елда дөньяга килгән. Бала чагы һәм үсмер еллары Бөек Ватан сугышына туры килгән миллионлаган яшьтәшләре кебек үк, көче җитәр-җитмәстән Җиңү көнен якынайту хакына колхоз эшләре үзәгендә кайнаган. Тормыш иптәше Хәйбрахман Хәбирьял улы белән тату тормышта 50 елдан артык гомер кичереп, җиде бала – биш кыз һәм ике ул тәрбияләп үстергәннәр. “Правда” колхозының алдынгы кош караучылары Хәйбрахман һәм Сәгыйдә Мөхъяровлар барлык балаларын дә кечкенәдән хезмәт сөяргә, бер-берсен һәм әйләнә-тирәдәге кешеләрне ихтирам итәргә өйрәтеп үстерәләр, тиешле белем алып, тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итәләр. Өч кызлары Башкортстан дәүләт университетының татар-рус бүлегендә югары белемгә ия булып, укытучы һөнәрен үз итәләр. Яр Чаллы шәһәрендә гомер кичерүче Рәзинәләре биредәге педагогия университеты профессоры, танылган шагыйрә дәрәҗәләренә иреште.

Хәйбрахман Хәбирьял улы Бөек Ватан сугышы яраларыннан иртәрәк дөньяны калдырып китсә дә, Сәгыйдә Ибәтулла кызы төшенкелеккә бирелми, уртак көч белән корган нигезнең котын саклап, балалары-оныклары игелегендә бәхетле гомер кичерә. Әйткәндәй, аның бүген 21 оныгы, 31 туруны бар инде.

Ил инәсен күркәм юбилее белән котларга балалары, оныктуруннары, туганнары, авылдашлары да җыелган иде. Реканс Фәнил улы ихлас котлау сүзләренә кушып хөрмәтле юбилярга Бөек Җиңүнең 75 еллыгы медален, Русия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путинның, муниципаль район хакимиятенең котлау открыткаларын, истәлекле бүләкләр тапшырды. Хөрмәтле ветеран белән әңгәмә барышында аның райондагы һәр яңалык белән кызыксынып торуы ачыкланды, үзенә күрсәтелгән хөрмәт-игътибар өчен Сәгыйдә Ибәтулла кызы район җитәкчесенә ихлас рәхмәт белдерде, үзенә һәм командасына артабан да хезмәт уңышлары теләде. Биләмә башлыгы Рәсимә Дамир кызы Зәйнетдинова да ихлас котлауларын җиткерде, матур бүләк өстенә гармунда уйнап җыр башкарды. Китапханәче Рәзифә Арсланова укып ишеттергән шигырь юллары да каһарманлык өлгеләре күрсәткән апага олы ихтирам билгесе булып яңгырагандыр. Юбилярга шулай ук балалары, туганнары, күршеләре дә ихлас теләкләре җиткерде, аның барлык сыйфатларын мактап телгә алдылар, хөрмәтләп җырлар яңгыраттылар.

Аралашу чәй табыны артында да дәвам итте. Хөрмәтле ветеран анда да хатирәләре белән уртаклашты, изге фатиха сүзләрен, ихлас теләкләрен җиткерде. 

Сәгыйдә Ибәтулла кызы яхшы хәтерле, теремек хәрәкәтле, йорт-җирен пөхтә итеп тота. Балалары һәм оныклары атна саен биредә көтеп алынган кунак. Дус-туганнары, ахирәтләре белән дә һәрчак аралашып, изге киңәшләр белән ярдәм итеп яшәүче апага ныклы сәламәтлек, бәхетле озын гомер телибез.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей