ТӨБӘКАРА ФОРУМДА БЕЗНЕҢ РАЙОН ВӘКИЛЕ ДӘ КАТНАШТЫ

24-25 сентябрь көннәрендә “Красноусольск” санаторие базасында башкорт теле һәм әдәбияты укытучыларының Төбәкара форумы үтте. Ул республикада игълан ителгән Башкорт теле елы чикләрендә оештырылды. Чарада 250дән артык кеше катнашты. Алар арасында башкорт гимназияләре һәм лицейлары җитәкчеләре, мәктәпләр һәм урта һөнәри белем бирүче уку йортларының башкорт теле укытучылары, мәктәпәчә белем бирү учреждениеләре тәрбиячеләре һәм педагоглары, дәреслекләр һәм укыту-методик пособиеләр авторлары да бар иде. Форумда безнең районнан Чакмагыш беренче урта мәктәбенең башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Рәмзилә Равил кызы Исламгалиева катнашты. Чараның тәүге көнендә анда катнашучылар 13 мәйданчык һәм тренинглар, консультацияләрдә катнаштылар. Алар “Башкорт телен дистанцион рәвештә ничек укытырга?”, “Башкорт телен укыту буенча ата-аналар белән эшчәнлекне ничек оештырырга?”, “Туган телләрне һәм дәүләт телләрен үстерү буенча Башкортстан Республикасы Башлыгы Грантына документларны ничек дөрес итеп әзерләргә?”, “Төньяккөнбатыш диалекты шартларында башкорт телен укыту”, “Башкорт телен өйрәнүдә кулланылган интерактив һәм мультимедиа ресурслары. Эшлекле башкорт телен презентацияләү” һәм башка темалар буенча оештырылды. Форумның икенче көне “Башкорт теле – балаларга”, “Туган телне өйрәнүдә яңалыклар һәм аны укыту методикасын камилләштерү”,“Мәгариф системасында Башкортстан Республикасының дәүләт телләре үсеше перспективалары”, “Һөнәри белем бирү системасында башкорт теле: агымдагы хәлләр һәм перспективалар” дип исемләнгән панельле дикуссияләр белән башланды. Моннан тыш, көн дәвамында форумда катнашучылар М.Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университетының әйдәүче тренерлары әзерләп үткәргән “Дөнья кафесы”: “Башкорт теле һәм әдәбияты укытучысының һөнәри осталыгы” тренингында да катнаштылар. Форум ахырында анда катнашучыларның Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров белән очрашты. Төбәк җитәкчесе белән әңгәмә барышында укытучылар, тәрбиячеләр һәм педагоглар башкорт телен популярлаштыру, мәктәпкәчә учреждениеләрдә башкорт телен өйрәнү өчен шартлар булдыруга юнәлтелгән эшлеклекле тәкъдимнәр җиткерделәр. Рәмзилә Равил кызы бу форумда катнашу мөмкинлеге булдырган өчен муниципаль район хакимиятенең мәгариф бүлегенә, телләр буенча методист Халидә Фиргать кызы Вәлиевага һәм Чакмагыш беренче урта мәктәбе җитәкчелегенә рәхмәтле.

 

Вероника Дәүләтова, беренче урта мәктәп директорының укыту-тәрбия эшчәнлеге буенча урынбасары.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей