Тәмле аш, якты йөз белән каршылыйлар (Бураевский район)

Хәзер басуда көч салучылар өчен элеккечә болыннарда казан асларына учак ягып табын корылмый, һәр хуҗалыкта ашханәләр эшли. Аларда язгы кыр мәшәкатьләреннән башлап көзен туңга сөрүләр тәмамланганчы диярлек кайнар ашлар пешерелеп, тәмле чәйләр кайнатыла.

Механизаторлар, водительләр, ындыр табагындагылар билгеле сәгатендә килеп, көнгә икешәр тапкыр тукланып, өйләренә кайтып вакыт үткәреп йөрми. Ленин исемендәге җәмгыятьнең  Зур Бадрактагы ашханәсендәге аш-су осталары хакында мактау сүзләре әйтү урынлы. Монда пешекчеләр Гөлназ Фәезова белән Лена әхипгәрәева ашханәгә кайта алмаган басу эшчәннәрен печән чапкан, ашлык урган җирләренә барып тукландыра. Хәзерләгән ризыклары һәрвакыт тәмле аларның, шуңа да рәхмәт  сүзләрен еш ишетәләр бу уңганнар.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей