Тирән буразналар

           “Победа” колхозы рәисе Хәвис Каюмов Дүртөйле төбәгендә генә түгел, республика аграр тармагында булдыклы һәм данлыклы җитәкче сыйфатында танылды.

          …Шушы көннәрдә легендар рәискә 90 яшь тулган булыр иде. Тыныч, пөхтә йортта күп нәрсә хуҗаның үзен хәтерләтә. Гүя ул үзенең колхоз эшләре белән чыгып киткән дә, һәрвакыттагыча, соң гына, арыган кыяфәттә, әмма бихисап яңа идеяләр белән кайтып керер кебек.

          … Чәчү яки урып-җыю кебек мөһим авыл хуҗалыгы кампанияләре чорында партиядән уполномоченныйлар җибәрелә. Хәвис Каюмовны ашлык озату акрын барган хуҗалыкларның берсенә билгелиләр. Икмәк сату планы үтәлмәү куркынычы бар. Комсомол хезмәткәре эшне шулай оештыра ки, бераз вакыттан соң район җитәкчесе аны инде партия райкомына эшкә чакыра. Аннары Илеш районының исемнәре бөтен Советлар Союзына танылган Тимерхан Нәҗмиев һәм Габдрахман Сираев рәислегендәге ике зур колхозда партком секретаре була.

          Хәвис Мирзаян улының оештыру сәләте тулысы белән Дүртөйле районында ачыла. КПСС райкомының ул чактагы беренче секретаре, арытаба Социалистик Хезмәт Герое, республика авыл хуҗалыгы министры, икътисад фәннәре кандидаты, чагу һәм сәләтле шәхес Әхмәт Әминев сайлап алу өчен берьюлы өч хуҗалыкны тәкъдим итә. Каюмов “Победа”ны сайлый. Бу — әле күптән түгел генә төрле колхозларга караган һәм таралып урнашкан унбер авылны берләштергән, төрле мәдәният һәм төрле дин вәкилләре, хезмәткә үзенчә карашлы күпмилләтле кешеләре булган иң зур хуҗалык. Кыска вакыт эчендә өч рәис алышынган — түзә алмаганнар.

     …Колхозчылар, барыбер берни дә үзгәрми дигән битарафлыктан чыгып кына Хәвис Мирзаян улы кандидатурасы өчен тавыш биргән җыелышның икенче көнендә үк авыллар буйлап үтәргә, хуҗалык белән якыннан танышырга чыгып китә.  Билгеле, ныклы матди-техник база булдырмасаң, барлык теләкләр дә сүздә генә калыр иде. Ә Хәвис Мирзаян улы сүзен җилгә очырырга күнекмәгән.

          ...Колхоз, үзенең исеменең дөреслеген раслап, алга бара. Җитәкченең абруе арта. Аның белән районда гына түгел, бәлки, республикада да исәп-ләшәләр. Сарыкчылыкны үстерү тәҗрибәсе белән уртаклашырга хәтта ерак Төрекмәнстаннан да киләләр. “Победа” базасында РСФСР аграрий-ларының күчмә коллегиясе була, янгынга каршы эшнең бер колхоз шартларында куелышы тәҗрибәсен ил белгечләре өйрәнә. Тик Каюмов “йолдыз чире” белән авырмады. Хәвис Мирзаян улы үзенең агым уңаена йөзә торганнардан булмавын янә бер раслады. Аның үз юлы, үз принцибы: чын кеше булырга.        …Төзелеш актив бара. Һичбер арттырусыз, колхоз гаҗәеп зур төзелеш мәйданын хәтерләтә дияргә мөмкин. Өстәвенә, объектларны төзү ничек кирәк алай гына түгел, ә урындагы шартларны, ландшафтны, милли үзенчәлекләрне исәпкә алып, нигезле итеп, уйлап, типовой проектлар буенча алып барыла. Иске Яндызны төзекләндерү генераль план буенча барды. Аерым горурлык — мәдәни-укыту комплексы. Мәдәният йорты, спорт залы, кинотеатр белән урта мәктәп, нигездә, бер түбә астында урнашкан.

          Производствога өйрәтү буенча менә дигән җиһазланган сыйныф булдырылган. Укыту бик җитди алып барыла. Чыгарылыш сыйныф укучылары урта белем турындагы аттестат белән бергә тракторчы-машинист, машина белән сыер саву мастеры таныклыклары да ала. Яшьләрнең бер өлеше хуҗалыкта эшкә кала. Аларга өстәмә түләүләр билгеләнә, ял йортларына һәм шифаханәләргә юлламалар бүленә, ә гаилә корганнарга еш кына колхоз фатирларыннан ачкычлар да тапшыралар, соңыннан алар яшәүчеләрнең үз милкенә күчә. Колхоз теләге булган яшьләрне техникумнарга һәм югары уку йортларына үз стипендиатлары итеп укырга җибәрә, Күпләре туган колхозында төпләнеп калган.

            Кадрлар белән эшли белүдә, мө-гаен, районда аңа тиңнәр булмагандыр. Дистәләгән рәис горурлык белән үзен аның укучылары дип исәпләде. Алар арасында — Тәлгать Төхвәтуллин, Азат Дәүләтов, Фрикс Хуҗиәхмәтов, Фәнис Габзаеров, Кәрим Рәкыйпов, Шәйхулла Солтанов, Рафаэль Мөхәммәтҗанов, Вәзәгать Исламов, Мидхәт Нәҗметдинов һәм башкалар.  

          Сәүдә үзәге, халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинаты, яшь белгечләр өчен тулай торак, медицина амбулаториясе, балалар бакчасы, янгын сүндерү депосы барлыкка килде. Менә дигән сквер, Бөек Ватан сугышы яугирләренә зур һәйкәл булдырылды, колхоз идарәсенең яхшы бинасын күтәрделәр, торак пунктларга асфальт юллар сузылды. Шушы максатта асфальт-битум катнашмасы җитештерү корылмасы, юл төзелеше өчен кирәкле техника сатып алдылар, үзәкләштерелгән мал азыгы цехы эш-ләнде. Барлык авылларга да суүткәргечләр сузылды, газ кертү белән актив шөгыльләнделәр. Районда иң зур буаларның берсе дә биредә. Культуралы көтүлекләр дип аталган 500 гектар мәйдан ясалма сугарылды. Ә буаның исеме мәңгелеккә “Каюм күле” булып калды.

           Шундый фикер яши: тормыш юлының башында кеше исеме өчен эшли, ә соңыннан исеме аның өчен эшли. Әлеге хикмәтле сүзләр белән килешер идеме икән Хәвис Мирзаян улы. Дан аны читләп үтмәде. Хезмәтләре өчен ул Ленин, Хезмәт Кызыл Байрагы, Октябрь революциясе, Халыклар дуслыгы орденнары, бик күп медальләргә лаек булды. КПССның ХХV съезды делегаты, РСФСР Югары Советы депутаты булып сайланды. Күренекле галимнәр, фән һәм сәнгать эшлеклеләре, республика һәм илебезнең җәмәгать һәм хуҗалык эшчәннәре аның белән дуслыкны зур хөрмәткә санады.

           Гади булмаган үз эпохасы вәкиле Хәвис Мирзаян улы эшләрендә һәм кешеләр күңелендә яши, чөнки ул үзеннән соң тирән буразналар калдырды...

Хәмит Нәбиев, «Кызыл таң» гәзите (кыскартып алынды), Дүртөйле районы.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей