“Терра Башкортстан“да Балтач районы Хакимияте башлыгы Кубогын “Луч” җәмгыяте яулады

Уфа шәһәренең "Акбузат" ипподромында Балтач районы Хакимияте башлыгы Кубогына узган чаптарлар турнирында беренчелекне “Луч” җәмгыяте яулады.

 

 15 июнь  көнне   Уфа шәһәренең "Акбузат" ипподромында муниципаль районнар арасында  "Терра Башкортстан"  чаптарлар турнирының чираттагы этабында балтачлылар да катнашты.

 Башкортстанның 100 еллыгына багышланган бәйгедә Балтач районы  җайдаклары Бөре, Бакалы, Федоровка районнарыннан килгән көндәшләре белән  да чаптарлар җитезлеген сынады.

“Терра Башкортстан”да Балтач районнынан алты чаптар катнашты. “Луч”, Россия”, “АгроПРОФИ”“Рассвет” җәмгыятьләреннән  һәм Куйбышев исемендәге кооперативтан  бәйгегә китерелгән чаптарлар арасында үтте ярыш..

Балтач районы Хакимияте башлыгы Кубогына бәйге өч яшьлек һәм аннан өлкәнрәк, җирле токым сыйфатлары яхшыртылган атлар арасында узды. Балтачлылар дүртенче булып стартка төште.  1400 метр дистанция.

   

Менә ярышлар башланды. Тамашачылар Һәр катнашучыны тын да алмый күзәтә. Атларны йөгәнләүчеләр шулкадәр  җитез идарә  итә. Чаптарларның тизлеген, көчен, түземлеген файдалана  белүләрен күрсәтәләр.  

 

Старт алу белән “Луч” җәмгыятеннән Флорид Нуркаев  Стрела кушаматлы атта инициативаны үз кулына алды һәм темпны төшермәде. 1400 метр араны 1,52 минутта җилдереп, финиш сызыгына беренче булып килеп җитте.  Район Сабан туенда да беренчелекне алар яулаган иде.  “Терра Башкортстан”да да  призлы урыннар шул ук тәртиптә  диярлек. Икенче урынны яулаучылар  гына аерыла.  “Акбузат”та узган ярышта икенче урынны  “АгроПРОФИ” җәмгыятеннән Ковбой кушаматлы атны йөгәнләгән Алмаз Әгъләмов яулады. Куйбышев исемендәге кооперативтан Гром кушаматлы чаптарны ярышка алып барган  Ридаль  Ситдыйков, 1400 метр араны 1,57 минутта узып, өченче урынга чыкты.  Ярышларның соңгысы булмас.  Рәзгат Рамазанов, Фидан Гыйлмияров, Нияз Туктамышевларга алдагы ярышларда уңышлар телибез.

   

“Терра Башкортстан“да Балтач районы Хакимияте башлыгы кубоган “Луч” җәмгыятеннән ярышучы Флорид Нуркаев яулады.   

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей