Терлекчелек һәрчак игътибар таләп итә (Бураевский район)

Хуҗалыкта мәшәкатьләрнең башктан ашкан мәле булса да, терлекчелеккә игътибар кимеми. Игътибарны киметү мөмкин дә түгел, чөнки шул баштан ашкан эшләр нәкъ сөт сатудан килгән акча исәбенә башкарыла. Аннан соң җәй – терлекчелектә арзанлы юл белән продукция алу чоры, дип күптәннән әйтелеп килгән сүзләрне дә кабатларга туры килә.

Хуҗалык җитәкчеләре бик сирәк очракта гына урта звено хезмәткәрләренә карата уңай фикер әйтә. Чөнки иң четерекле мәсьәләләрне әлеге техникасы, бигрәк тә эшче кадрлар җитмәгән чорда бу вазыйфаны бернинди шелтәсез башкару мөмкин түгел кебек. Ә менә “Колос” хуҗалыгы җитәкчесе Мәүләви Хуҗин Яңа Мостафа авылы бригадиры Фәнәвис Хәмәтгалиев турында бары тик уңай фикердә.

-Сөтне киметмәделәр, мал башлары азрак булса да, тклаем савым аларда күбрәк. Фермада хезмәт шартларывн яхшырту буенча үзаллы эшләп яталар, - дип сөйли ул.

Яңа Мостафа фермасында 340 баш сыер малы асрала, аларның йөзләбе савым сыерлар исәпләнә. Башмаклар көтүдә савым сыерлары белән бергә йөртелә, бозау көтүе аерым. Бүгенге чордагы хезмәт нәтиҗәләре бигрәк тә көиүчеләрнең үз эшләрен җиренә җиткереп, куелган таләпләрне тиешенчә үтәп башкаруына бәйле. Җитәкчеләр дә көне буе я туктаусыз кыздырган кояш, я коеп түккән яңгыр астында йөрүче көтүчеләрне мактап телгә ала. Фидәрис Гаязов, Илфат Шәйхалиев, Рәфит Шайнуров, Рамис Миндияров алмашлап башкара бу тынгысыз хезмәтне. Көтүне эш урыны дип кенә түгел, тере җанлы маллар дип эшли торган кешеләр алар. Фидәрис Гаязов белән Рәфит Шайнуровны тәҗрибәле дип әйтү енә җитми, бөтен гомерләрен терлекчелек тармагына багышлаган алар. Фидәрис Гаязов лаеклы ялга чыккан, әмма сигезенче сыйныфны тәмамлаганнан соң  ук шушы эшкә алынган кеше әле дә хезмәтен ташламый. 71 яшьлек Рәфит Шайнуровның ат өстендә егетләрчә утыруына сокланмый мөмкин түгел. Илфат Шәйхалиев белән Рамис Миндияровка амбар, ферма тирәсендә төнге каравылда тору да йөкләнгән.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей