Терлекче исеме данлана (Бураевский район)

Районда сарыкчылыкны үстерүгә зур өлеш кертүче Кадим Фәрхетдиновның шәхси предприятиесендә мең баштан артык сарык һәм бәрәннәр уңышлы кышлап чыкты. Алардан яшь үрчем алу да ел әйләнәсенә диярлек тукталмый.

Шүнәк авылындагы әлеге сарыкчылык фермасында ана сарыклардан сәламәт бәрәннәр туып, аларның берсен дә югалтмыйча үстерүгә зур әһәмият бирелә. Моның өчен махсус абзарда уңайлы бүлмәләр эшләнгән. Өчәрне, дүртәрне бәрәнләгән сарыклар яшь үрчем белән шунда тотыла, өстәмә рацион белән ашатыла, бәрәннәргә сыер сөте дә эчерелә. Шуңа кунак сыенда булган маллар яхшы артым, сыйфатлы йон бирә.

Терлекчеләр Алсу Шәрәфиева, Эдуард Кәлимуллин (рәсемдә) һәм башкалар хезмәтләренә сүз тидерми.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей