Теләк барда, эш карышмый

Бигәнәй авылында яшәүче Шакировлар гаиләсе районда басучылык һәм сыерлар үрчетү белән ныклап шөгыльләнә башлаган хуҗалыкларның берсе.  Моннан тыш, әлеге гаилә 400 гектар мәйданда төрле культура һәм 100 гектарда печән үстерә. Ирле-хатынлы Лариса белән Динарик басучылык һәм малчылык юнәлеше буенча эш алып баралар. Колхозлар бетерелә башлагач, авыл җирендә яшәүче гаилә башлыгы, ике дә уйлап тормый, крестьян-фермер хуҗалыгы оештырып, басуларда төрле культуралар игә башлый. Иген сатып бик күп табыш та ала. Ул акчага ашлык келәтләрен яңарта, техника ала. Аннары, тормыш иптәше белән киңәшләшеп, малчылык тармагында да үзләрен сынап карарга ниятлиләр. Һәм 2015 елда ул “Яңа эш башлаучы фермер” программасы буенча авыл хуҗалыгы техникасы сатып алу өчен грант ала. Узган елда лизингка янә бер трактор сатып ала. Шулай ук соңгы ике елда комбайн, чапкыч, печән җыйгыч кебек тагылма агрегатлар белән дә техника паркын тулыландырып, хуҗалыктагы эшен күпкә җиңеләйтә. Кул көче белән эшләнәсе эшләрен техника ярдәмендә башкара. Быелны инде мул уңыш алу өчен элита сортлы орлыкларга өстенлек бирә. Шакировлар хуҗалыгы  мөгезле эре терлек үрчетү һәм сөт җитештерү белән уңышлы шөгыльләнә. Мөгезле эре терлек саны йөзгә якын баш тәшкил итә, шуларның 75е – савым сыерлары. Биредә фермер хуҗалыгында җитештерелгән продукция  Илеш  сөт заводына тапшырыла һәм район кибетләрендә сатыла. 
Бүгенге көндә хуҗалыкта бөтен эшләр дә уңышлы бара. Чәчү эше тәмамланган, маллар көтүлектә, сенаж базлары чистартылып, хәзерләнгән, һава шартлары яхшыру белән мал азыгы әзерләргә тотына хуҗалык уңганнары. Малайлары Денис да кул арасына кереп, хезмәт тәрбиясе алып үсә. Ул махсус чапкыч ярдәмендә көтүлекләрне чистартып, әтисе янында уң кул булып йөри.  
– Басучылык һәм малчылык тармагын янәшә алып барганда гына хуҗалыкта зур табыш алып була. Шуңа күрә куәтле, яңа техника да аз кирәкми. Әле генә яңа ашлык чистарту һәм җилгәрү машинасы алдык, – ди уңган фермер киләчәк планнары белән уртаклашып.

Гөлназ Хуҗина.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей