Техника әзерлек сызыгында (Бураевский район)

Башкорт төньяк-көнбатыш колледжының Борай филиалында теоретик белемнәр практикада ныгытыла. Моңа биредәге студентлар – булачак авыл хуҗалыгы белгечләрен уку барышында техникада эшләтеп карау, язгы кыр мәшәкатьләренә җәлеп итү нәтиҗәсендә ирешелә.  

Колледжның техника эшчәнлеге өчен җаваплы автомеханигы Илдус Хуҗин әйткәнчә, булган җиде берәмлек трактор һәм машина, тагылма инвентарьларның барсы да төзек. Аларның күбесе язгы басуда җир эшкәртүдә, чәчүдә катнашачак. Тракторлар буенча производствога өйрәтү мастерлары Фәрит Нуртдинов, Илдар Галләмов, укытучы Фәнүс Дәүләтгәрәев, автомашиналар буенча мастер Радил Гыйззәтов һәм башкалар студентлар ярдәмендә бөртекле культуралар чәчеп игүне планлаштыра. Аны оптималь срокларда башкарып чыгу өчен җир эшкәртү, чәчү, уңышын җыйнап алу техникасы – барсы да үзләренеке җитә, читкә эзләп чыгасы түгел.

Биредә авылга кирәкле тракторист-машинист, автомеханик, төзүче, пешекче кебек һөнәрләргә өйрәтәләр.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей