Тату гаиләнең нигезе - ихласлык, мәхәббәт, ышаныч һәм тугрылыкта

Тату гаиләнең нигезе - ихласлык, мәхәббәт, ышаныч һәм тугрылыкта. Бер-береңне аңлап яшәгән чакта гына алтын туйга җитәргә мөмкиндер ул. Әүдрәшбаш авылында яшәүче Асия Тимербай кызы белән Мәснәви Әлетдиновлар гаилә корып, бер сукмактан атлый башлауларына 50 ел була. Гөмер буе яшьлектә кабызган гаилә учагын сүндерми-сүрелдерми саклый белгәннәр: сөлектәй 1 ул, 1 кыз үстергәннәр.Хәзер инде оныкларын тәрбияләргә ярдәм итәләр.Еллар тыныч булып, балаларыгыз, оныкларыгызга куанып, озак еллар бергә яшәргә Ходай насыйп итсен иде. Сезгә бәрәкәтле тормыш, бәхетле картлык, тигезлек, сәламәтлек телибез.
Әжәк авыл хакимияте башлыгы Мөхәяров Айрат Тәхәви улы юбилярларны Алтын туйлары белән тәбрикләп, исәнлек, бәхетле картлык һәм мәхәббәт теләп, Республика башлыгы Р. Хәбировның котлау хаты белән истәлекле бүләген тапшырды.
.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей