ТАТУ ГАИЛӘ – БӘХЕТЛЕ ГАИЛӘ

Бу дөньяда Туган илеңнең, туган туфрагыңның җылысын тоеп яшәүдән дә рәхәт нәрсә юктыр. Һәр кеше үзенең туган авылын аерым хис белән ярата, аны үзенчә матур сүзләр белән мактый. Кешеләрне туган җире гүзәл табигате белән иркәли, яшәргә көч бирә. Минем дә туган авылым елданел матурая, ныгына бара. Берсеннән-берсе матур, зур йортлар төзелә.Күптән түгел генә авылым урамнарына яхшы итеп юл салынды. Авылның төзеклеге, матурлыгы беренче чиратта уңган авылдашларым хезмәтеннән тора. Авылны яраткан, аны үстерергә һәм яшәртергә тырышкан уңган ,тату авылдашларым булганда авылның киләчәге дә өметле.Ә тату яшәгән, уңган гаиләләр Киндеркүл авылында бик күп. Һәр ихатада гына да 100 ләп кош-корт, абзар тутырып мал асрыйлар. Әйе , авыл җирендә мал-туар асрамыйча көн күрүне күз алдына китерүе дә кыен. Аеруча сыер малы авыл кешесенең төп туендыручысы санала. Сыерлы көнең – сыйлы көнең, дигән әйтем татар халкында тикмәгә генә барлыкка килмәгәндер. Ләкин ул сый табынга килеп ирешкәнче авыл кешесенә никадәр борчу-мәшәкатьләр кичерергә, күпме тырышырга туры килүен мал асраган кеше үзе генә белә. Иртәнге сәгать биш. Таң сызылып атып кына килә. Менә авылдашларымның берсе, тәмле йокыны бүлеп, арбасына флягалар төяп , әкрен генә урам буйлап көндәлек эшенә юнәлде. Бу сәгатьләрдәге татлы йокы авылым уңганнары өчен түгел. Күпләп сыер асрап, аннан табыш ала белүчеләр инде әллә кайчан аяк өстендә,чөнки аларның сыерларын савып сөт тапшырасылары бар . Ә сөт тапшыручылар Киндеркүлдә бик күп. Башкача була да алмый инде, чөнки, әйтеп үткәнемчә, авылда халык ким дигәндә дүртәр сыер асрый. Бер генә сыерлылар да бар, әмма андыйлар сирәгрәк. Маллары күп булгач, сөтне дә күпләп тапшыралар. Сөт җыю — авылда зур түземлелек һәм ихтыяр көче сорый торган хезмәтләрнең берседер, мөгаен. Яңгыр яуса да, буран дуласа да – сөт җыючы эш урынында булырга тиеш. Бүгенге язмам Киндеркүл авылында инде күп еллар сөт җыючы булып эшләүче Фәһия апа һәм Флорис абый Хөснерьяловлар хакында. Тату гаилә – бәхетле гаилә, дигән борынгылар. Хак сүзләр. Бары бербереңне хөрмәтләү, бер-береңнең кадерен белү генә гаиләне тату һәм бөтен итә. Ә татулык, әлбәттә, бәхеткә юл яра. Киндеркүл авылында яшәүче Фәһия һәм Флорис Хөснерьяловлар яшәүнең мәгънәсен, тормышның кадерен белеп, тирә-юньдәгеләргә үрнәк булып гомер кичерәләр . Кечкенәдән эшләп үскән, уйлап эш итүчән, үз дигәненә ирешү өчен барлык кыенлыкларны җиңәргә омтылган Флорис абый Нур авылыннан тегүче булып эшләгән Фәһия апаны тормыш иптәше итеп сайлаган көннән башлап язмышлары бер, тормышлары түгәрәк аларның. Гомумән, тормышта куелган максатларга ирешү өчен ныклы ихтыяр көче, тырышлык, үҗәтлек кирәк. Алар икесе дә — авылда туып үскән балалар, шуңа күрә дә тормышка карашлары да бер үк. Киндеркүл халкының бик күпләп сөт тапшыруларын, дүртәр, хәтта уникешәр сыер асрауларын да күптәннән ишетеп белсәм дә, авылым уңганнарын, шул исәптән тырышып эшләгән сөт җыючыларны да күреп сөйләшү нияте белән мин Фәһия апа белән Флорис абый яшәгән йортка юл алдым. Мин килеп кергәндә Фәһия апа бидоннарны, сөт сөзгечләрне һәм сөт үлчи торган чиләкләрне юып йөри иде. Вакыт иртә булуга карамастан, алар инде авыл өстеннән сөт җыеп, озатырга да өлгергәннәр иде. Әңгәмә барышында Фәһия апа уңган авылдашларымны —12сыер сауган Зөлфия Гәрәева. 4әр сыер сауган Илсөяр Якупова, Флорида Хөснерьялова, Лира Габбасова, Гөлназ Насыйбуллина, Айгөл Байбакова,Таңсылу Сәхибгәрәева,Татьяна Байбакова, Рәзифә Нурисламоваларны мактап телгә алды. –Бу кадәр сыерларны ничек савып өлгерәләр соң ? – дип сорыйм Фәһия ападан , гаҗәпләнеп. – Хәзер аппарат кына эшли, Аллага шөкер. Бер сыерлы кешеләрнең дә сыер саву аппаратлары бар инде хәзер. Әлдә ярый сөт җыйдырталар әле, авыл кешесенә зур файда бит ул . Аннан соң, быел җәй яңгырлы булды, чирәм яхшы үсте. Шуңа күрә сөт тә күп булды. Ә сөт сатудан кергән акча авыл җирендә яшәүчеләр өчен өстәмә керем чыганагы булып тора, — диде ул авылдашлары өчен сөенеп. Флорис абый, сөт җыюдан тыш ,Иске Калмаш сөтчелек фермасында да эшли. Хезмәт дөрес сайланган, аңа бөтен күңел бирелгән булса, бәхет кешене үзе эзләп таба, диләр. Хак сүзләр. –Без бүгенге көндә бик бәхетле. Янәшәмдә – сүзендә тора белә торган, башлаган эшен җиренә җиткереп эшли белә торган "алтын куллы" тормыш иптәшем. Ике кызыбыз да тәртипле гаиләләрдә тәрбияләнгән уңган-булган егетләргә кияүгә чыгып, тормыш башлап җибәрделәр. Алтынга тиң оныкларыбыз үсеп килә.Улыбыз районда бик яхшы гына эшләп йөри. Аллага шөкер, hәр иртәдә шатланып чыгып китә торган яраткан эшебез бар, – ди Фәһия апа. Гаиләнең ни дәрәҗәдә тырыш булып, тату яшәвен билгеләү өчен аның йорт-җире, каралты-курасына күз салу да җитә. Кул кушырып утыруны белмиләр бу йортта. Атна саен кайтып, балалар мәш килеп ни дә булса эшләп йөри, ә Флорис абый мал-туар һәм бакча тирәсендә кайнаша, нәрсәдер төзәтә-ясый. Ә алты онык (тагын булыр әле, Алла боерса), яраткан дәү әтиләре белән дәү әниләрен бик сагынып кайтып, алар янында бөтереләләр. Шуңа да һәръяклап тәртип ярата торган хуҗа кулы сизелә аларда. Өйләренә килеп керсәң, ачык чырай, кайнар чәй белән дигәндәй, киң күңелле хуҗабикә Фәһия апа каршылый. — Хәзер заманы шулмы – ишеккапканы бикләп яши авыл халкы. Ә бу гаиләдә капкалары да, күңелләре дә һәрчак ачык. Йорт-җирләренең төзеклеге, тормышларының муллыгы да тырыш хезмәтләренең нәтиҗәсе. Бакчаларындагы җиләк-җимеш агачлары мул уңыш белән сөендерә. Мал-туар, кош-кортларны күпләп асрыйлар. Ә авыл җирендә төп таяныч — үз көчеңә генә... Тырышкан кеше барын да булдыра. Ә бу гаилә бар яктан да уңган. Тылың ныклы, "ярты ягың" акыллы, сабыр, тырыш булмаса, зур уңышларга ирешеп тә булмыйдыр ул. Гаиләдә алар бер-берсенә терәк, сөекле ир белән хатын, өч балалары һәм аларның гаиләләренә кайгыртучан әти белән әни, алты оныгына кадерле дәү әти белән дәү әни, күрше-күлән, туган-тумача, дусишләр, авылдашларына — аларның ышанычын, хөрмәтен казанган киң күңелле чын кешеләр. Менә шундый дус, тату, ярдәмчел бу гаилә бөтен авылга үрнәк, балаларыоныкларының гына түгел, ә барлык якыннарының горурлыгы булып, матур итеп гомер итәләр.Киләчәктә дә балалар, оныклар бәхетенә куанып, гаиләдә тигезлек, иминлек, муллык булып, саулык-тазалыкта, күңел тынычлыгында тагын бик күп хезмәт таңнарын сөенеп каршы алырга, авылдашларымның ихтирамын тоеп, матур, рәхәт гомер итәргә язсын !

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей