ТАТЛЫ ТАМЫР УҢЫШЫ МУЛ

Җаваплылыгы чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыятендә быел шикәр чөгендерен барлыгы 500 гектарда үстерделәр. Җирне яхшылап эшкәртү, минераль ашламалар кертү, вакытында үсентеләрне өстәмә тук ландыру, корткычларга һәм чүп үләннәренә каршы химик эшкәртү үткәрү, һава шартларының оптималь килүе нәтиҗәсе генә түгел, тәҗрибәле механизаторлар һәм белгечләрнең күмәк тырышлыгы да матур күрсәткечләргә ирешүгә юл ачты. 16 октябрьгә муниципаль район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге мәгълүматларыннан күренүенчә, биредәге чөгендер плантацияләренең 364,5 гектарыннан бу көнгә барлыгы 18335 тонна татлы тамыр казып алынып, 14299 тоннасы эшкәртү предприятиесенә озатылган иде. Гектар куәте 503әр центнер тәшкил итә. Рапат авылы янәшәсендәге басуда үзенә беркетелгән “Холмер” комбайнында уңган механизатор Адис Муллаяновны шикәр чөгендерен казып алу мәлендә тап иттек. Берьюлы яфрагын кистереп читкә сала, татлы тамырны назып алып бункерына тутыра баручы агрегат ярыйсы ук тизлек белән эш итә. –Сменага 20шәр гектардан артык мәйданның уңышын җыеп алабыз, – диде Адис Мәгънәви улы аның белән чираттагы тапкыр бункердан эре чөгендер уңышын өемгә бушатканнан соң әңгәмәләшеп алу барышында. Хуҗалыкта ул сигез ел эшли икән инде. Җәйләрен “МагДон” чапкычын хезмәтләндергән, дүртенче ел әлеге югары җитештерүчәнлекле комбайнда шикәр чөгендерен казып алу белән мәшгуль. Адис Мәгънәви улына утыз биш яшь, ул Иске Почкак авылында игелекле гомер кичерә. Хәләл җефете – Митрә-Әюп балалар бакчасы тәрбиячесе Галия Рәфис кызы белән өр-яңа иркен йорт салып кергәннәр, тату-җитеш тормышта өч бала үстерәләр икән. –Хезмәтем охшый, аны яратып башкарам. Техника төзек, ягулык-майлау материалларына өзеклек юк, шуңа да күрсәткечләр арта. Эшебез өчен тиешенчә ярыйсы хезмәт хакын да вакытында алып торабыз. Туган җиремдә төпләнүемә һәм аның иркен ялан-кырларында кинәнеп эшләвемә һич үкенмим, – диде Адис Мәгънәви улы һәм штурвал артына ашыкты. Алмаш механизатор Ришат Әхмәтҗанов белән берлектә алар Юмаш, Иске Үзмәш, Уйбулат, Калмашбаш авыллары янәшәсендәге басулардан шикәр чөгендерен казып алып бетергәннәр дә инде, Рапаттагы чәчүлекләрнең яртысының уңышын җыярга да өлгергәннәр. Биредә һәм Үрнәк, Почкак якларындагы басуларда да якын көннәрдә эшләрне тәмамлап чыгачакларына ышаныч ныклы. Татлы тамыр уңышын эшкәртү заводына озата баралар. Калмашбаш авылында соңгы өемдә үзенә беркетелгән “JCВ” төягечендә Азат Мәҗитов шикәр чөгендерен автомашиналарга төяп тора иде. –Көненә 30ар машина төяп озатам, әле монысы 24 нче булды, – диде ул безнең күз алдында прицеплы “КамАЗ” автомашинасын төяп озатып җибәргәч. – Һава торышы яхшы торганда бу эшне башкару күпкә уңайлырак, тизрәк тә. Без әңгәмәләшеп торган арада җәмгыятьнең генеральный директоры урынбасары Марат Хәлфи улы Байгускаров та килеп, эшләр барышы белән танышып китте. –Егетләр тырыш, үзләренә йөкләтелгәнне җиренә җиткереп башкаралар. Яңгырларга кадәр уңышны җыеп озатырга омтылабыз, – диде ул. Тырышларга уңыш юлдаш, диләр. Артабан да базылыларның һәр эше уңышлы барсын, дип телибез.

 

Фанис Амирханов

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей