ТАТЛЫ ТАМЫР КАЗЫП АЛУ ТӘМАМЛАНДЫ

Муниципаль район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлегеннән алынган мәгълүматлардан күренүенчә, ноябрь башына райондагы барлык хуҗалыкларда да шикәр чөгендерен казып алу тәмамланды. Алай гына да түгел, тамыразык уңышы тулысынча диярлек эшкәртү предприятиеләренә озатылып та бетте. Эре хуҗалыкларда (авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив колхозлары, җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләр, “Үзәк” МТС филиалы бүлекчәләре) әлеге культура барлыгы 224 гектарда урнаштырылып, 110042,93 мең тонна яхшы сыйфатлы татлы тамыр казып алды. Гектар куәте уртача 451,36 шәр центнер тәшкил итте. Иң зур уңыш җаваплылыгы чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыятендә һәм “Победа” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында – биредә гектар күәте 500әр центнердан артып китә. Икътисади яктан игү отышлы булган әлеге культураны крәстиян фермер хуҗалыклары да үз итә. Агымдагы елда, мәсәлән, 20 фермер хуҗалыгында ул барлыгы 828 гектарда үстерелеп, 422074 центнер уңыш эшкәртү предприятиеләренә озатылды, биредә дә гектар куәте 500әр центнердан артып китә. Безнең иҗади төркем Каразирек авылы янәшәсендә крәстиян фермер хуҗалыгы башлыгы Алсу Фират кызы Бәдретдинованың биләмәсендә ахыргы өем чөгендерне чимал эшкәртү заводына төяп озату барышын фоторәсемгә төшереп алды. Биредә татлы тамырны 50 гектар мәйданда үстергәннәр, эре һәм таза тамыразыкның гектар куәте 500әр центнердан югары тәшкил итә. Уңышы җыеп алынган мәйданнарда туңга сөрү эшләре тәмамлану алдында инде. Гомумән, район аграрийларының һәр тырышлыгы акланды, хуҗалыклар кассасына табыш булып әйләнеп кайтты.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей