Татлы бал- Варҗитамакта (Бураевский район)

Борайда үткән бал ярминкәсендә Варҗитамак авылынан килгән Камил Әгъзамов җитештергән продукциягә шундый баһа бирелде. Ул “ Иң татлы бал” номинациясендә җиңеп  корт умартасы һәм күрек белән бүләкләнде. Бу көнне Камил улы Инсаф  белән сату итте.

Әгъзамовлар гаиләсендә дә умартачылык кәсебе буыннан буынга күчә. Кече яшьтән әтиләре Назифка ярдәмләшеп үскән балалар бәлигъ булуга  аны үзаллы дәвам итә.  

Бүләкләү тантанасында муниципаль район хакимияте башлыгы Рөстәм Исхаков һәм аның  урынбасары, авыл хуҗалыгы бүлеге начальгигы Илвир Нурмөхәмәтов котлап   умартачылыкны үстерүдә уңышлар теләде.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей