Таләп барысына да бер (Бураевский район)

Техниканың нинди милектә булуына карамастан, вакытында техник карау үтәргә тиешлеге мәҗбүри таләп итеп куела. Чөнки ул төзек булмаган очракта кеше һәм маллар сәламәтлегенә зыян салуы ихтимал.

Хәзер мөмкинлеге булган юньчел хуҗалар үз техникасын булдырырга омтыла. Район буенча исәпләгәндә аларның саны  йөзгә җитә. Бу зур көч һәм авыл җирендә төрле хезмәтләр башкаруда уңышлы файдаланыла.

Республиканың дәүләт техник инспекциясе шәхси кулларда булган үзйөрешле, төрле маркадагы  трактор һәм аларның арбаларының төзек булуын таләп итә.

Техник карауга куелган тракторларның чиста, яхшылап буялган һәм бар системасының да төзек булуы шарт. Техниканың кирәкле документлары, трактор йөртү таныклыгы, ОСАГО полисы, түләнгән квитанцияләрне аның хуҗасы үзеннән калдырмый. Шулай ук һәр техникада медицина аптечкасы, янгын сүндергеч, авария тукталышы билгесе кабинада йөртелә.

Трактор һәм аларның арбаларының тышкы утлары –лампочкалары янмаса да юлга чыгу, эшкә бару рөхсәт ителми. Тракторга тагылган арба арасында страховкалау тросы булуын да онытмаска кирәк. Тәгәрмәчләрнең протектор тирәнлеге биш миллиметрдан ким булырга тиеш түгел.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей