Табышлы культураларга өстенлек (Бураевский район)

Хуҗалыкларның икътисадын ныгытуның юллары күп. Шуларның берсе – югары хакка сатып булырдай табыш китерүче культуралар игү. Үткән шимбәдә район язгы кыр эшләренә әзерлеккә багышланган агрономнар киңәшмәсендә сүз шул турыда барды.

Элекке елларда, мәҗбүри ашлык сату планын үтәргә кирәк булу сәбәпле, бөртекле культураларның мәйданы арттырылды. Хәзер андый  план юк һәм чәчүлекләр әйләнешенә күпләп моржиналь һәм кузаклы культуралар кертү бурычы куела. Мондыйларга җитен, борчак, вика,  майлы культуралар, карабодай һәм башкалар керә. Республикада җитенне күпләп иккән хуҗалыклар  ярыйсы табыш ала, аннан соң чәчелгән җирләрдә өч ел дәвамында химик утау үткәрми, шулай ук җитен башка культуралар өчен яхшы элгәр  дә. Сидераль парларга горчица чәчсәң, туфракта бер гектар мәйданда 60 тонна органик ашлама туплана. Район семинар киңәшмәсендә республиканың «Агрохимия»  предприятиесе  белгече Радик Гайфуллин бу турыда күптөрле уңай мисалларда аңлатты.

Хакимиятнең авыл хуҗалыгы бүлеге начальнигы Ялкын Гыймалтдинов һәм аның белгечләре кышлату йомгаклары, язгы кыр мәшәкатьләре, алда торган бурычлар хакында сөйләде.

Киңәшмәнең практик өлеше «Урожай» җәмгыяте машина-трактор паркында дәвам итте. Аңа кадәр механизаторлар күпьеллык үләннәрне тырматырга, «Кама» хуҗалыгында  исә игенчеләр үләнгә һәм дым капларга төште.

Бу язда барлыгы 29 мең гектарга якын мәйдайда чәчү эшләре башкарасы  һәм 6560 гектарда кышлаган уҗым культураларын, күпьеллык үләннәрне өстәмә тукландырып тырматасы бар.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей