Сыйфатлы орлыктан югары уңыш (Бураевский район)

«Россельхознадзорның Башкорт рефернт үзәгенең» төп эшчәнлеген берсе ул орлыкчылык. Шушы юнәлештә ел әйләнәсенә төрле агрочаралар башкарыла. Әлеге үзәк белгечләре Русия Федерациясендә һәм шул исәптәп безнең республикада орлыкчылык буенча бердәм дәүләт политикасын үткәрә, хөкүмәт заданиеләрен үти, авыл хуҗалыгы үсемлекләрен тикшерүдә хезмәт күрсәтә, орлыкка сертификатлар бирә.  

Авыл хуҗалыгы культураларының гектар күәтен арттыруда төп чараларның берсе булып чәчүлек орлыкларның сорт һәм чәчү сыйфаты югарылыгы исәпләнә. Мондый орлыклар файдаланганда бөртеклеләрнең уңышы 25 проценткача күтәрелә.

«Росельхознадзорның Башкорт референт үзәге»ндә орлыкларның сорт һәм чәчү сыйфатын тикшерү өчен кирәкле документлар һәм аккредитациясе бар. Мәсәлән, 2018 елда анализга 6664 проба алынган, 24309 тикшерү үткәрелеп шул кадәрле җитешсезлек ачыкланган. Орлыкларның чәчү сыйфатында иң киң таралган кимчелек- ул аларның чүп үләннәре белән чүпләнүе  һәм культуралы үсемлекләрнең, мәсәлән, бодайга кушылуы. Ягьни бодайның арпа, солы кушылмалары сыйфатын төшерә дигән сүз.

Ул бодай икән фәкать шулай гына булырга тиеш. Мондый кушылдыклы орлыклар кондициясез исәпләнә һәм аларны чәчү тыела.    

2019 елда « Россельхознадзорның Башкорт референт үзәге » тарафыннан хуҗалыкларда барлыгы 102 тонна чәчүлек орлыгы тикшерелде. Шуларның 95 проценты дәүләт стандарты таләпләренә җавап бирде һәм биш проценты кондицияле булмады. Борай районында чәчүлек материалы тулысынча дәүләт стандартына туры килүен билгеләргә кирәк. Үткән елда Рефернт үзәге хезмәтләндергән хуҗалыкларда чәчүлекләргә апробация үткәрелеп сортлар регистрацияләнде.Ләкин аерым хуҗалыкларда    

орлыкларның сорт сыйфатын билгеләүгә игьтибар кимүен дә әйтергә кирәк.

Бөртекле культураларның уңышын күтәрү буенча республика җитәкчелеге куйган бурычларны тормышка ашыру игелүче сортларның чәчү һәм сорт сыйфатын күтәргәндә генә мөмкин булачак. Моның өчен дәүләт реестрына кертелгән сортлар орлыклары чүп үләннәреннән һәм культуралы кушылдыклардан

яхшылап тазартылуы шарт. Басуларга районлаштырылган , перспективалы сортларның сыйфатлы орлыклары чәчелеп аларга вакытында тиешле тәрбиясе бирелгәндә нәтиҗәседә берсүзсез көтелгәнчә булачак.

 Рөстәм Шаһиәхмәтов, Борай территориаль Башкорт референт үзәге җитәкчесе.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей