Сыйфатлы да, күләмле дә булсын, дип

“Үзәк” машина-технология станциясенең районыбыздагы филиалының Хуҗин исемендәге бүлекчәсендә мал азыгы хәзерләү киң колач белән дәвам итә. Безнең эшче төркем Ташкалмаш авылындагы эшчәнлек барышы белән танышып кайтты.

Авыл эшчәннәренең бер өлеше биредә сенаж базлау белән мәшгуль. “Полесье” комбайннарында Айрат Латыйпов белән Радамир Хәбиров люцерна, донник, эспарцет үләннәре катнашмасын яхшылап туратып Денис Хәсәнов, Анатолий Токунов, Фидус Дәүләтов идарә иткән “КамаАЗ” автомашиналарына, Расих Әрдисламов хезмәтләндергән “ДжонДир” тракторына төяп, ферма ихатасындагы траншеяга базлауга озата. Биредә махсус препаратлар белән дә баетылган массаны үзләре идарә иткән төрле маркалы куәтле тракторларда тәҗрибәле механизаторлар Фирзант Даутов, Фәнис Мөхәммәтьяров, Эдварт Гыйззәтуллин тигезләп таратып һәм тыгызлап баралар. Ярдәмче эшчеләр Ирнес Ибраһимов белән Радмир Зарипов бортларны ачып-ябып тору белән мәшгуль.

Ферма мөдире Таһир Гыймаевның сүзләренә караганда, бу көнгә әлеге траншеяга 960 тоннага якын яшел маса тыгызланып өлгергән иде инде. Сыйфатлы һәм туклыклылык ягыннан барлык таләпләргә туры килгән сенаж алда торган мал кышлату чорына менә дигән азык булачагына шик юк.

“КамАЗ” водителе Денис Хәсәнов та, әңгәмәгә кушылып, үзләренә күрсәтелгән игътибардан канәгать булуы турында белдерде. “Эш кешесенә уңай шартлар тудырылу хезмәт дәртен арттыра, ә бу җитештерүчәнлекне бермә-бер күтәрә төшә”, – ди ул.

Басуларда игеннәрнең яхшы күтәрелүе, ярыйсы ул тук башаклар җитешеп килүе дә күңелләрдә сөенеч хисләрен арттыра. Механизаторлар һәм белгечләрнең берлектәге тырышлыгы, һәр агротехник чараны тиешле күләмнәрдә һәм үз вакытында үтәүләренең ачык чагылышы да бу.

Мал азыгы хәзерләү кампаниясе көннән-көн киңрәк колач ала баруы куанычлы. Димәк, районыбыз хуҗалыклары артабан да җиңүле адымнар белән тайпылышсыз алга барачак.

Автор:Фанис Амирханов

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей