Сәйтәк авылында бозау маллары иректә көтүләнмәячәк
15 июня 2022
Авыл халкы моның хәстәрен күрде.
Шушы көннәрдә Сәйтәк авыл халкы күмәк чыгып, Нияз күле янындагы җир мәйданында бозауларга урын эшләп куйдылар, электропастух тарттылар.
—Бик әйбәт эш бу, чөнки маллар урамда йөрмәячәк, күз алдында караулы булачаклар, — ди Сәйтәк авыл биләмәсе башлыгы Эльза Фаюршина.