Сыерның сөте телендә икәнен беләләр

Кышкы айлар – терлекләрне кышлатуның иң җаваплы чоры, сыерлар аерым игътибар һәм кайгырту таләп итә.“Арсланов” крестьян-фермер хуҗалыгында сыерның сөте телендә дигән сүзләрне истә тотып, малларны тукландыруга зур игътибар бирелә. Терлекләрне кышлатуга да биредә зур әзерлек белән кергәннәр. Шул ук вакытта белгечләр тарафыннан мал ризыгына өстәмәләр, витаминнар, минераль комплекслар сайлап алу дөрес оештырылган. Боларның барысы да сөт күләмен арттыруга һәм яхшы артым алуга ярдәм итә. Әлеге вакытта хуҗалыкта 70 баш савым сыеры, 40 баш симертүдәге үгезләр асрала. Шулай ук биредә 65 баш герефорд токымлы маллар да бар.

Узган айга караганда сөт җитештерүдә артым күренә, чөнки сыерлар бозаулый башлады. Бозаулардан арткан продукцияне сөт заводына тапшырып, акчага әйләндереп барабыз, – ди хуҗалык җитәкчесе Раил Арсланов. Бу күрсәткеч көннән-көн үсә бара.
Үрчем алу һәм аны саклау – мөгезле эре терлек көтүен арттыруга юнәлтелгән мөһим һәм җаваплы эш. Биредә 70 баш бозау бар. Аларны алты ай дәвамында алдынгы бозау караучылар ирле-хатынлы Зифинә һәм Флорид Камаловлар тәрбияли. Алар икесе дә шушы эштә тәҗрибәле, үз эшләрен белгән терлекчеләр.
Һәр абзарның үз җае бар, шартлар да яхшы. Мәсәлән, бозаулар үсә төшкәч, башка бинага күчерелә. Бушаган читлекләр чистартыла, дезинфекцияләнә һәм чираттагы яшь партия белән тутырыла. Бозаулар бик теләп арпа фуражы, печән ашый, азыкка өстәмәләр дә салына. Тиешле карау һәм дөрес ашату аркасында Ваныш фермасында бозауларның тәүлеклек артымы да яхшы күрсәткеч бирә.
Савым сыерларына килгәндә алар көндезен утарда торалар, кичке савымга абзар эченә кертеләләр. Аларны ашату, эчертү эшләре терлекче Марат Сәгыйтовка йөкләтелгән. Биредә иртәдән кичкә кадәр эш кайный. Бина эчендәге чисталыкны Ирек Нурисламов тудыра. Ул тиресне чыгару агрегатының төзеклегенә җаваплы. Савучылар Ләйсән Ногманова белән Рия Гәрәеваның хезмәтенә дә сүз тидерерлек түгел.

Автор:Гульназ Хузина

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей