Сугыш чоры балалары

Сугыш. Әлеге афәт миллионлаган кешеләрнең гомерен генә түгел, ә кеп-кечкенә балаларның балачагын, яшүсмерләрнең беренче мәхәббәтен,тормышларын, шатлыкларын урлап, һәр көнен борчу-хәсрәткә, ачлыкка, ялангачлыкка төргән. Әлеге вакыйгалар алар хәтерләрендә мәңгегә уелып калган. «Сугыш безнең күңелләрдә бик куркыныч һәм килбәтсез, искә төшерергә теләми торган әйбер булып калды. Сугыш башланганда, миңа бары 4 кенә яшь иде ”- дип искә ала Әһәлия апа Шәрәфгали кызы Галимова. Бигәнәй авылында, гади эшче гаиләсендә туып үскән һәм
бар гомерен туган ягында уздырган. Гаиләләре ишле булган. Бүген бертуганнарыннан үзе генә исән-сау. Гаиләнең көнкүреше заманасына күрә җитеш булган, хуҗалык тулы мал-туар тотканнар, иген иккәннәр.
- Минем әтинең алдында утырып торганым гына истә калган. Әтине сугышка озаттык. Безне әни ашатты, киендерде, ач-ялангач булмадык. Башка ярдәм итүче юк иде.Ул елларда бөтен кеше зур кыенлыкларны җиңеп, аврлыкларга түзеп яшәде. Авыр еллар булса да, әни сыерны сатмады, бетермәде. Ул безгә бик зур терәк булды. Ашаган әйберебез кычыткан, алабута, черек бәрәңге, чыпчык кузгалагыннан гыйбарәт иде."
Ачы язмыш сугыш балаларын сынаган. Тормыш авырлыгын күтәреп, күпме сыгылсалар да, сынмаганнар. Каһәр суккан ул сугышлар язмышына үтеп кереп, өмет-хыялларын чәлпәрәмә китерде, балачак бәхетеннән мәхрүм итте. Көч җитмәстәй авыр хезмәттә ватылганнар, ятимлек ачысын да белгәннәр, ач үлем белән күзгә-күз очрашканнар. Аларның бала чаклары булмаган да диярлек, чөнки алар сугыш чоры балалары. Тормышта никадәр авырлыклар күрсәләр дә, алар сынмыйча –сыгылмыйча яшәүләрен дәвам иткәннәр. Әһәлия апа ачык йөзле, бик уңган, , авылыбызның хөрмәтле кешесе. Әдәпле, әхлаклы, күркәм холыклы тормыш иптәше Зөфәр абый белән алты бала тәрбияләп үстергән ана ул.Кулга-кул тотынышып менә 60 ел инде тормыш юлын бергә атлыйлар. Хәзерге көндә балалары һәрберсе үз гаиләләре белән яшиләр. Каенанасы Миннегарифә әби белән тату, матур томыш иттеләр. Кайнанасы 103 яшендә бакыйлыкка күчте.
- Мин бик бәхетле, 11 онык һәм 1оныкчыгым бар. Аллаһы Тәгалә бәхетле картлыкны да күрергә насыйп итте. Хәзерге тормышыбыз бик әйбәт, өйләребез җылы, ут, газ, су кергән. Шушы рәхәт тормышта, дөньяларга иминлек теләп, саулыкта-сәламәтлектә яшәргә язсын, -ди ул.
. Никадәр авырлыклар күрсәләр дә, алар яшәүләрен дәвам иттеләр. Хезмәт белән тир түгеп алып барган тормышы өчен күңеле тыныч аның бүген. Шулай да, сугыштан әтиләре кайткан балалар ата-ананың тигез канаты астында җылыга коенганда, бик күпләре сыңар канат астында «әти» дип әйтергә тилмергән. Япь-яшь килеш канатлары каерылган чибәр хатыннар, солдат ирләренә булган мәхәббәтне гаҗәеп тугрылыкны соңгы сулышларынача саклаганнар. Аларны сагынып, көтеп яшәгәннәр. Шул хисләрне балаларына да күчергәннәр. Сугыш чоры балалары – алар башка. Тормыш кыйммәтләрен үзләренә генә хас сабырлык белән аңлыйлар.
Әһәлия апаны 85 яш тулу уңаеннан чын күңелдән котлыйбыз! Тыныч картлык, нык сәламәтлек, бәхетле киләчәк hәм балаларыгызның, оныкларыгызның тәүфыйклы булуларын, бергәләп озак еллар яшәвегезне телибез!.

Кадир Халиков

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей