СӘҮДӘ НОКТАЛАРЫНА – ҮЗ ПРОДУКЦИЯБЕЗНЕ

Район үзәгендә “Чишмә” авыл хуҗалыгы куллану-тәэминат сәүдә кооперативының сату үзәге ачылды. Бу җәһәттән үткән тантаналы чарада муниципаль район хакимияте башлыгының авыл хуҗалыгы буенча урынбсары Илгиз Фаил улы Ихсанов, эшкуарлыкны үстерү буенча урынбасары Азат Эрнст улы Санъяров, Чакмагыш мәгълүмати-консультацияләр бирү үзәге директоры Ирек Мидхәт улы Тангатаров һәм баш икътисадчысы Ирина Миргасим кызы Юнысова катнашты. Узган чорда республикада та быш китерүче проектларны үстерү программасы җәелдерелә башла ды. Аның максаты – авыл икътиса дын җанландыра төшү, авылда коо перация хәрәкәтен үстерү һәм аның нәтиҗәсендә сәүдә кибетләре киштәләрен урында җитештерел гән авыл хуҗалыгы продукциясе белән тәэмин итү. Безнең район исә авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүче иң эре районнарның берсе булып тора һәм шулай ук бездә федераль, республика программаларына фермерларны җәлеп итеп, яр дәм күрсәтү буенча тәҗрибә дә шактый. Авыл хуҗалыгы товар лары җитештерүчеләребез үзләре грант ияләре була. Табыш китерүче проектларны үстерү прог раммасында да чакмагышлылар тәүгеләрдән булып катнаша баш лады. Муниципаль район хакимия те һәм мәгълүмати консультация ләр бирү үзәге хезмәткәрләре, авыл биләмәләренә гражданнар сходларына чыгып, берлектә аңла ту эшләре алып барды. Нәтиҗәдә безнең районыбызда биш авыл ху җалыгы куллану кооперативы ое шып, уңышлы гына эшли башлады. “Чишмә” кооперативы 2018 ел да авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча грант алуның берен че этабы йомгаклары буенча Чак магыш авылында оешты. Аңа бер җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, дүрт крәстиян фермер хуҗалыгы, өч шәхси эшкуар һәм унөч шәхси ярдәмче хуҗалык берләште һәм 21 пайчы бергәләшеп эшли башла ды. Кооператив җитәкчесе итеп район эшкуарлары башлыгы Ал маз Рабис улы Гәрәевны сайлап куйдылар. Әйткәндәй, Алмаз Ра бис улы 2018 елда “Эш башлап җибәрүче фермер” программасын да катнашып, 1 миллион 66 мең сумлык грант отты. Шул елны ук Үрнәк авылында катнашазык җитеш терү корылмаларын кайтартып, цех ачып җибәрде. Биредәге базада берничә төр катнашазык җитеште рү үзләштерелгән, аларны капчык ларга тутырып, сәүдә нокталарына озаталар.
“Чишмә” кооперативы “Капиталь төзелеш объекты булмаган үсем лекчелек һәм терлекчелек өчен җитештерү инфраструктурасы оеш тыру” проектын тәкъдим итте. Тулы хакы 3 миллион 700 мең сумлык әлеге проектны тормышка ашыру өчен дәүләттән 2 миллион 997 мең сум грант оттылар, калган 703 мең сумын пайчылар бергә финанслаган. Нәтиҗәдә район үзә гендә авыл хуҗалыгы товарларын сату пунктын оештырдылар. Би редә бүген үзләре җитештергән продукция – катнашазыкның бер ничә төре (алар төрле микъдарда капчыкларга тутырылган), арпа, карабодай, шикәр комы, үзләре сыктырган көнбагыш мае һәм баш калар тәкъдим ителә. Яхшы сый фатлы продукцияне ваклап һәм күмәртәләп сатып алучылар саныда көннән көн арта төшә. База үзе Архитектура урамында “Алтын Ай” сәүдә үзәге янәшәсендә урнашкан, бирегә зур йөк сыйдырышлы һәм җиңел автомашиналар белән ки лергә дә уңайлы. Янәшәдә генә ху җалык кирәк яраклары кибетедә бар, анда да теләгән зәвыкка бай ассортиментта товарлар тәкъдим ителә. Алмаз Рабис улы боларның һәм мәсендә күрсәтеп, аңлатмалар бирде. Пайчылар өчен дә уңайлы, өстәвенә берничә кешегә тотрыклы эш урыны да булган яңа сәүдә үзәге райондашлар гына түгел, чит яклардан килүчеләр өчен дә уңайлы һәм отышлы булыр, дип уйлыйбыз.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей