Сөт- яшәү чыганагы (Бураевский район)

Дөнья көтүнең нинди формасы булуга карамастан көндә кулакча кирәк. Районның күмәк һәм крестьян фермер хуҗалыкларына ул акчаны бүген терлекчелек тармагыннан гына  алып була. Ит, сөт җитештерүнең үзкыйммәте югары булуына да карап тору юк. Чөнки әлеге вакытта мал азыгы хәзерләүгә ягулык майлау материаллары, запас частьлары кирәк.

Шул сәбәпле дә терлекче, механизаторларны читтән йөртеп эшләтергә мәҗбүр буласың. Мәсәлән, “Колос” җәмгыятендә дә ул шулай. Хәзер биредә тирә – як күрше авыллардан йөреп эшләүчеләр өстенлек итә дисәң дә хата булмас. Җәмгыятьнең  Әҗәк товарлыклы сөтчелек фермасын мисалга китергәндә ул ачык күренә. Кичке савым җитәрәк феама ихатасына бер – бер артлы җиңел машиналар килеп туктады һәм алардан савучылар төште. Водительләр аларны иртә- кичен күршедәге Мишкә районы авылларыннан барып ала һәм кайтарып куя. Биредәге савучылар коллективында Инзилә Ахрарова гына Әҗәкнеке, Дина һәм Антонина Килдияровалар, Люба Кадетова, көтүчеләр инде байтактан шулай йөреп эшли.

-Җитештерелгән терлекчелек продуктларының үзкыйммәтен юл чыгымнары да ярыйсы күтәрә. Ләкин башка чара юк, эшче көчләргә кытлык зур, - ди ферма мөдире һәм бригадир вазыйфасын башкаручы Рәзиф Хәмзин.Ветеринария табибы Венер Казыйханов фермада асралган һәм җәйге лагерьларга чыгарылган малларның сәламәтлеген даими контрольдә тота,  авыруларга каршы профилактик чараларны вакытында үткәрә. Аның Әҗәк кешесе һәм әлегә эш көчендә  булуы белгеч мәсьәләсендә авырлык тудырмый. 

Рәсемдә: савучыларны йөртүче водитель Владимир Янсубаев, савучылар Дина һәм Антонина Килдияровалар, Инзилә Ахрарова, Венер Казыйханов, ферма мөдире Рәзиф Хәмзин.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей